Көзен иммунитетны ныгыту өчен иң файдалы азык-төлек исемлеге

Экспертлар көзен иммунитетны ныгыту өчен иң файдалы азык-төлекләрне атады. Алар сезонлы салкын тиюне булдырмый калырга һәм рационны төрлеләндерергә ярдәм итә.

Солы боткасы клетчаткага бик бай,  барлык ярмалар арасында лидер булып тора. Ул холестериннан арынырга һәм кандагы глюкозаны нормага китерергә ярдәм итә.  Әлеге ярмадагы бета-глюкан билгеле булганча, яхшы иммуностимулятор булып тора.

Кибет икмәген перловка алыштыра ала. Ул эчәклегенә дөрес эшләргә ярдәм итә алырлык күләмдә клетчатка тәшкил итә.

Кефирда, башка әчетелгән сөт продуктлары кебек үк, организм эшенә уңай йогынты ясаучы күп кенә файдалы бактерияләр бар. Микроорганизмнар, микробларга каршы көрәшә алу аркасында, иммунитетка яхшы йогынты ясый.

Алмаларда күп кенә витаминнар һәм микроэлементлар бар, организм аларга мохтаҗ. Аларның күбесе иммунитетны формалаштыру өчен җавап бирүче эчәклеккә турыдан-туры йогынты ясый.

Кузаклылар файдалы элементлар хәзинәсе. Алар тимер, магний, күкерт, каротин, цинк, бакыр, лизин, төрле витаминнар тәшкил итә. Кузаклылар гемоглобин эшләп чыгаруга ярдәм итәләр, тире авыруларыннан һәм ревматизмнан саклыйлар. Экспертлар әлеге продуктларны үз рационыгызга кертергә тәкъдим итә.


Фикер өстәү