Күрше республикада беренче кар яуган (ФОТО)

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел төбәктә беренче тапкыр кар яуганны фотога төшереп алган. Селфины ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды.

«Башкортстанга акрынлап кыш килә…» — дип язган Радий Хәбиров пост астында.

Хэштег буенча фотоның Әбҗәлилов районында ясалганы аңлашыла.

Моннан тыш, бүген социаль челтәрләрдә республиканың тагын бер көнчыгыш районында — Белорецкида яуган беренче кар фоторәсемнәре чыкты.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/22/194056/


Фикер өстәү