Көндезге сәгать өчкә республика халкының 45,13 проценты сайлауда катнашкан

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда көндезге сәгать өчкә республика халкының 45,13 проценты тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Кайбыч районында халыкның 87,40 проценты сайлау участокларына килгән. Әтнә икенче урында – 85,29 процент, Апас районында сайлаучыларның 84,98 проценты тавыш биргән.

«Сайлау тыныч уза. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлеп бара, – дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында. – Сайлау участокларында эчке эшләр органнарының биш мең хезмәткәре тәртип саклый».


Фикер өстәү