Кабак – һәр чирдән дәва, куллана белергә генә кирәк | Киңәш

Бакчасында кабак үскән кешегә даруханә юлын таптамаса да була. Әлеге витаминлы яшелчә нинди генә чирләрдән дәваламый! Ул иң беренче чиратта ашказаны-эчәклек системасына уңай йогынты ясый. Диетологлар шешенү, югары кан басымыннан интегүчеләргә дә кабак ашарга киңәш итә. Организмда матдәләр алмашу бозылганда да кабак согы ярдәмгә киләчәк. Кабак сыгынтысы эч кибүдән дә коткара.

Кабак үт куыгы эшчәнлеген яхшырта, юан эчәклектәге ялкынсынуны киметә. Шуңа күрә аны үт куыгы, колит авырулары вакытында да ашарга киңәш итәләр. Бөерләрдә һәм сидек куыгында таш булганда 2 атна буе көнгә 2-3 тапкыр ярты стакан кабак согы эчәргә кирәк. Азканлылык вакытында угычтан чыгарылган чи кабакның файдасы зур. Диабет белән авыручыларга, артык авырлыктан интеккән кешеләргә дә кабактан пешерелгән ризыклар ашарга киңәш итәләр. Ул  организмнан артык холестеринны чыгарырга ярдәм итә.

Кабакның һәрбер өлеше файдалы. Медицинада аның төшен суалчан кудыргыч буларак кулланалар. Кабакның йомшагы тәндәге су һәм тозлар алмашына уңай йогынты ясый, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Ә менә кан басымы нык төшкәндә, эч китеп авырганда кабак ашаудан тыелып торырга кирәк.


Фикер өстәү