Кабак, алма һәм кишер салаты | РЕЦЕПТ

 

200 г чистартылган кабак, берәр данә кишер һәм алма, 30 мл зәйтүн мае, 5 мл лимон согы, тәменә карап шикәр комы, тоз һәм тәмләткечләр кирәк.

Кабакны кабыгы һәм орлыкларыннан чистартып, угычтан уабыз. Кишер һәм алманы да уабыз, әмма алманы – иң соңыннан, чөнки тиз карала. Зәйтүн маена лимон согы кушабыз һәм барысын бергә салып болгатабыз. Тәменә карап шикәр комы, тоз һәм тәмләткечләр өстибез. Салатка тәмле тәм сеңсен өчен, унбиш минут тотабыз.

Гүзәл Хәйретдинова. Түбән Кама


Фикер өстәү