“Кара көн”гә күпме акча кирәк? 

Иратларга 68, хатынкызларга 64 мең сум да җитә. Россия халкы фикеренчә, гадел хезмәт хакы шул чама булырга тиеш. Бу сумма көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен бер дигән. Ә кесәгә 35 мең сум кереп торса, россиялеләр акчаны “кара көн”гә дип җыя башларга да әзер. “РБК” интернетбасмасы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче 60 процент кешенең маясы юк.

Гаиләдәге бер кешенең кереме 35 мең сумга кадәр үссә, 17 процент россияле акчаны җыеп барырга әзер булуын әйткән. Күбесендә мондый мөмкинлек бар: Росстат мәгълүматларына карасаң, июнь аенда уртача айлык хезмәт хакы 49,84 мең сумны тәшкил иткән.

Сораштыруда катнашканнарның өчтән бер өлеше белдергәнчә, гаиләдәге бер кешенең кереме 45-55 мең сум булган очракта гына, “кара көн”гә акча туплау турында уйларга мөмкин. 11 процент кеше 15-25 меңлек кереме булган очракта  акча җыеп барырга әзер булуын әйткән. Сораштыручыларның ике проценты исә, 10-15 меңлек керемнән дә артыгын тотып калырга мөмкин, ди.

Акчаны җыеп баручыларның өчтән бер өлеше моны даими эшләми икән. Барысы да кулга күпме акча керүгә бәйле. Мәсәлән, милек сату яки кемнәндер мирас калган очракта гына, аның берникадәр өлешен тотып калырга була, дигән сораштыруда катнашучылар. 60 процент кеше хезмәт хакыннан берникадәр өлешен тотып калырга тырыша, 10 проценты акчаны премиядән алып кала. Россиялеләрнең 40 процентында кулга кергән керемнең 5-10 процентыннан  тупланган артык акчалары бар икән.

Акчаны нәрсә өчен җыялар соң? 23,9 процент россияле “кара көн”гә дип байлык туплый. Фатир алу, сәяхәткә чыгу һәм эре көнкүреш техникасы өчен 16,2 процент кеше акча җыя икән.

Кемгә күпме акча кирәк? Бу сорауга да җавап табылган. “РИА Новости” хәбәр итүенчә, 18-30 яшьлекләр хезмәт хакы – 56,2 мең сум, ә олырак буын 67,2 мең чамасы булырга тиеш, дип саный. Ир-атларга кешечә яшәү өчен 68,6 мең сум кирәк икән. Хатын-кызларга, ни гаҗәп, азрак – 64,2 мең сум хезмәт хакы кирәк булуын ачыклаганнар. Иң күп акча турында Мәскәү кешеләре хыяллана икән. Алар фикеренчә, кешечә яшәү өчен айга 99 мең сум хезмәт хакы кирәк.

Сүз уңаеннан, киләсе елдан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артмагае. Россия хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова 2020 елның 1 октябрендә үткәреләчәк индексациянең күләме 3,8 процентны тәшкил итәчәк дип белдерде. Бу “Май указы”на кермәгән бюджет хезмәткәрләренең кеременә бәйле. Сүз социаль һәм фән өлкәсендә, ветеринария лабораторияләрендә, гидрометеорология үзәкләрендә, медицина экспертизасы, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләрендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хезмәтендә, Росстандартның сынау һәм метрология, стандартлаштыру үзәкләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артуы турында бара. Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы оешманың кем кулында булуына карап финансланачак. Оешма федераль статуска ия икән, акчалар да федераль бюджеттан биреләчәк. Голикова төбәкләргә 2019–2021 елларда федераль бюджеттан 100әр млрд сум акча бүленеп бирелә дип искәртте.


Фикер өстәү