Кариев театры яңа сезонны тамашачысын сыйлап башлый

3 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры 32 нче сезонын ача. Яңа сезон «Кәҗүл читек» спектакле белән башланачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кәҗүл читек” спектакле алдыннан остаханә һәм күргәзмәләр; интерактив программа; фотозона оештырылачак. Тамашачыларны «Туган авылым» комплексыннан тәмле күчтәнәч көтә, диелгән хәбәрдә.

Бәйрәм чарасы 18:00 сәгатьтә башлана.

 


Фикер өстәү