• Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу
Ватаным Татарстан
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәламәтлек
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    ТНВны ОТР каналы күрсәтә башлаячак

    Канал эчендә канал: ТНВ хәзер телевизор пультының тагын бер төймәсендә күрсәтә

    “Безнең зоопарк – Россиядә иң шәбе”. Төзүчеләр эшләренә нәтиҗә чыгара

    “Безнең зоопарк – Россиядә иң шәбе”. Төзүчеләр эшләренә нәтиҗә чыгара

    Французларга ни җитми?

    Французларга ни җитми?

    “Яхшы укыгыз, тәртипле булыгыз!” Мөхәммәтшин егет-кызларга паспорт тапшырды

    “Яхшы укыгыз, тәртипле булыгыз!” Мөхәммәтшин егет-кызларга паспорт тапшырды

    Ничек бәһане күтәрергә? Мәдәният министрлыгында премияләр турында сөйләштеләр

    Ничек бәһане күтәрергә? Мәдәният министрлыгында премияләр турында сөйләштеләр

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    “Сөенечтән елыйсы килә” Алданган өлешчеләргә 5 елдан соң фатир бирделәр

    “Сөенечтән елыйсы килә” Алданган өлешчеләргә 5 елдан соң фатир бирделәр

    Беркем берни сатмаган ярминкә | Киңәш бирәм – кем тыңлый?

    Беркем берни сатмаган ярминкә | Киңәш бирәм – кем тыңлый?

    Ни чәчсәң, шуны урырсың. Орлык булмагач, нинди уңыш көтәсе?

    Ни чәчсәң, шуны урырсың. Орлык булмагач, нинди уңыш көтәсе?

    ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

    ВАДА: дус түгел без аларга. Казандагы ярышлар узармы?

    Инвалидларга нинди түләүләр каралган? | Белгеч аңлатмасы

    Инвалидларга нинди түләүләр каралган? | Белгеч аңлатмасы

    Алинә булмаса, Камилә бар

    Алинә булмаса, Камилә бар

  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Халык авазы
    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Ул өй шартларында чәйнек кадәрле лимон үстерә

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    Чаналар тартып, без киттек тауга

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    15 өстәл. Кайсы кемгә?

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    “Ашыгыч ярдәм”дә ун елдан артык эшләгән кешедә хроник чирләр башлана “

    Чыршыны ничек сайларга?

    Чыршыны ничек сайларга?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    Яңа 2020 ел – Күсе елында ниләр бүләк итәргә ярамый?

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    «Тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлеге булса да, ул кеше җәннәткә керми»

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    10 минутта әзер була торган 10 салат рецепты

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

    Кызамыкны читтән ияртеп кайталар

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Кредитка “батмыйча” да машина алып була!

Сентябрь 10, 2019
- Җәмгыять
0
Кредитка “батмыйча” да машина алып була!
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Рульгә утыру өчен машина алып торырга кирәкми. Замананың әнә шундый мөмкинлеге Казанга да килеп җитте. Каршеринг буенча, ягъни арендага аласың да газга басасың. Шәп, әмма мәсьәләнең башка ягы да бар: автомобиль белән кем идарә итә? “Юлда андый машина күрсәк, күңелгә шик керә”, – ди белгечләр. ЮХИДИ вәкилләре дә хуҗасыз автомобильләргә аерым игътибар бирә. Каршеринг “нигъмәт”ен “ВТ” хәбәрчесе дә сынап карады. 

Машина кыйммәт тормый

Казанда машиналарның йөрми торган чагы юк-югын, ләкин каршеринглы машинада йөреп карауның төнге 12дән дә кулайрак вакытын тапмадык. Куркыта бит. Юлда кемнәр очрамас… Башта телефондагы кушымта аша махсус теркәлү уздык. Паспортның битләрен, машина йөртү таныклыгын фотога төшереп җибәрдек. Аннары үзебезнең сурәтне сорадылар. Рәсемгә кулга паспорт тотып төшәсе. Мәгълүматларның барысын да тикшергәч, машина бирү-бирмәүне хәл итәләр. Искәртеп үтик – машина йөртүчегә, ким дигәндә, 21 яшь, стажы ике елдан да ким булмаска тиеш. Әгәр дә кыйммәтлерәк машинага утырасыгыз килсә, 26 яшь һәм 6 ел стаж кирәк.

Бу сынауларның барысын да җиңел уздык. Безгә тәкъдим ителгән карта буенча буш торган машиналарның кайда урнашканын күрдек. Үзебезгә туры килгәнен бик тиз эзләп таптык. Без сайлаган маркадагы автомобильнең Казан салоннарындагы бәясе 1 миллион 200 мең сумнан башлана. Нинди бәхет! Бу инде әтинең авылдагы иске “ундүртлесе” түгел. Машина янына килеп җиткәч, телефондагы кушымтаның “Мин монда. Машинаны ачарга” төймәсенә бастык та ишекләр ачылды. Бәхет тагын да артты – өр-яңа иномарка безнеке! Ачкыч кирәкми!  Заманча автомобильләрдә “старт һәм стоп” төймәсе генә каралган. Тимер “ат”ны күрдем дә газга бастым түгел – башта тикшереп, карап чыгыгыз. Без үтәдек бу киңәшне. Чөнки арендага машина алучыларга алдагы “хуҗа”лар калган “истәлек”ләр өчен җавап тотарга туры килгәнен ишеткән бар иде. Безнекендә андый кимчелекләр күренмәде. Документлар да урынында, ватылган-яньчелгән урыннар да күренми.

Кагыйдәләр катгый, әмма бу машиналарда кем ничек тели – шулай йөри. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр шуны раслый. Әнә берсе аны йөк автомобиле итеп кулланган, суыткыч төягәннәр. Икенчесен бәрдереп киткәннәр. Өченчесендә узышка чыкканнар. Бер караганда, боларның барысы да руль тоткан йөртүчеләргә  һәм машинаның хуҗасы булган оешмага кагыла кебек. Тик бит эш чыгымда гына түгел: алар юлга үзләре генә чыкмый.

Кызылда туктадык, артыгын чапмадык

Бер сәгать Казан урамнарын урап кайткан өчен 210 сум түләдек. Мондый бәягә таксида бу кадәр ара уза алмыйсың. Сүз уңаеннан, каршеринг буенча җиңел машина да, джип та, микроавтобус та алып була. Бәяләре машинаның кәттәлегенә бәяле. Күбрәк вакытка алган саен, ташлама ясыйлар. Казаннан алынган машина белән Чаллы яки Түбән Камага да чыгып китәргә була. Әмма автомобильне кире башкалага кайтарырга кирәк. Бу машиналарны юарга да, бензин салырга да кирәкми. Тик туктап калган очракта, машинаны барыбер картада күрсәтелгән урыннарның берсенә илтеп җиткерергә кирәк. Шунсыз автомобильне хуҗасына тапшырмаган булып саналасың, димәк, акчаны да күбрәк түлисең. Кыскасы, бик үк очсызга төшмәскә мөмкин бу замана хикмәте. Ә авария булса, машинаны төзәткәнче,  йөрмәгән көннәр өчен дә акча түләттерү ихтималы бар.

“Алар янында йөрү куркыта”

Шөкер, без андый маҗараларга очрамадык. Кем әйтмешли, туры бардык, туры кайттык. Кызылда туктадык, артыгын чапмадык. Ни дисәң дә, кеше машинасы бит. Шуңа күрә машинаны тапшыргач, җиңел сулап куйдык. Өстән ниндидер тау төшкәндәй булды. Ләкин барысы да алай уйламый. Һәрхәлдә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җиткергән мәгълүматлар шул хакта сөйли. Май ахырыннан сентябрь башына кадәр Татарстан каршеринг машиналары катнашында 54 авария булган. Берсендә исә җәяүлене таптатып үтергәннәр. Өчесендә йөртүчеләр фаҗига урынынан качкан. Аларны табу авыр түгел – бар мәгълүмат кушымтада инде теркәлгән бит. Юл сакчылары мондый машиналарга аерым игътибар бирелгәнен яшерми. 11 очракта йөртүчеләр руль артына салган килеш утырган.

– Көн саен инспекторлар һәм камералар ярдәмендә мондый машина йөртүчеләрнең кагыйдә бозу очраклары ачыклана һәм алар аз түгел, – ди Татарстан буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсендәге бүлек җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин. – Башка кешенең документлары белән рульгә утыручылар, исерекләр очрый. Моны бары инспекторлар гына ачыклый ала. Чит кеше машинасына утыргач, җаваплылык та югала, күрәсең. Мондый йөртүчеләр арасында кагыйдә бозу очракларын киметү өчен махсус 5 рейд уздырдык инде. Сәбәпсез туктатмыйбыз, әмма зур игътибар бирәбез.

Россия автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин юлда мондый машиналар туры килгәндә, күңеленә шик керүен яшерми. Чөнки рульдә кем булуы билгесез. Каршеринг машиналарын автомәктәпләрдә йөрергә өйрәнә торган автомобильләр белән чагыштыра ул.

– Башта аларга карата мөнәсәбәтем яхшы иде. Яңалык бит. Вакыт узгач, фикерем үзгәрде. Дөресрәге, мондый машинада утырып йөрүчеләргә карата. Нәрсә генә эшләмиләр! Күзәтү системасының да бик үк камил түгеллеге аңлашыла. Куллану системасы уңайлы, әмма алар янында йөрергә куркыта. Чөнки бу йөртүчеләрдә җаваплылык юк. Үзләренеке түгел бит. Араларында кыйммәтле машинага кызыгып, аның бөтен мөмкинлекләрен сынап карарга теләүчеләр дә бар. Утыралар да, аны-моны уйламыйча, газга басалар. Тизлеге ничек икән, янәсе. Ә башкалар нишләргә тиеш? “Права”сыз да утыручылар бар. Куркыныч саннар арткач, әлеге йөртүчеләрне күзәтү мәсьәләсенә дә игътибар итми калмаслар. Кызганыч, бездә бит юл йөрү кагыйдәләре дә кан белән языла.

Лиана Мәрданова

САН

“ВТ” хәбәрчесе йөрткән машинаның 1 сәгате – 210 сум, 3 сәгате – 380 сум, 6 сәгате – 569 сум, 12 сәгате  927 сум тора. 1 тәүлек өчен 1608 сум туүлисе. 1 атнага алсаң, 10362 сумга төшә.

Тэглар каршерингкаршеринг автомобильЛиана Мәрданова
ShareTweetShare

Җавап калдыру Җавап язудан баш тарту

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак.

Хәбәрләр

Хәбәрләр

Җанатарлар аркасында «Рубин» клубы 25 мең сум штраф түләячәк

19:48
Хәбәрләр

31 декабрь ял көне булачакмы – Путин җавап бирде

18:08
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Словакия» эшлекле форумында: Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә чакырабыз

17:28
Хәбәрләр

48 машина бәрелешкән (ВИДЕО)

16:49
Хәбәрләр

Казанда «Татаркино» юбилее уңаеннан татар фильмнары күрсәтеләчәк

15:09
Хәбәрләр

Татарстанда үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән

14:15
Хәбәрләр

“Адәм белән Һава” тапшыруы ябыла

13:11
Хәбәрләр

ТНВны ОТР каналы күрсәтә башлаячак

12:23
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Словакиянең Икътисад министры Петер Жига белән очрашты

11:35
Хәбәрләр

Татарстанда балыкчы боз астына китеп, һәлак булган

10:44
Күбрәк

Популяр

Шәмәрдән авылында коточкыч хәл булган

Декабрь 1, 2019

Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова вафат 

Декабрь 3, 2019

“Ватаным Татарстан”нан бәйге: 50 000 сум күләмендә 5 премия!

Ноябрь 28, 2019

 “Мин үлмимме?”

Ноябрь 15, 2019

Кайсы район бил бирмәгән? Көрәш федерациясе 2019 елга нәтиҗә чыгарды

Ноябрь 27, 2019

Соңгы фикерләр

  • Халидә Павлюхин урамында төзелә торган Гаилә белән ял итү үзәгенең исеме билгелеБу үзәк инглиз телен белүчеләр өчен генәме инде? Исеме нәрсә аңлата? ..Нигә инглизчә ул?(((
  • ieditor “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!222-09-70 номерын җыегыз әле, зинһар!
  • Ким Шакиров Фән турында сөйләр өчен 400 мең җитәТуган телдэ лекциялэр укырлык, тынлаучыларнын сорауларына шулай ук туган телдэ жавап бирэ аырлык гал…
  • Anonymous “Атна саен бер бүләк” акциясенең җиңүчесе Чүпрәледән!Исэнмесез! Сезгэ хат белэн генэ жибэрергэ буламы квитанциияне?
  • Мөнир Физик мөмкинлеге чикле Райнур 18 ел элек фермерлык белән шөгыльләнәКүрше авыл егете. Быел аннан чебиләр алдык. Исән сау бер дигән булып үстеләр. Молодец егет. Нәрсәгә…

Сораштыру

Гафу итегез, хәзерге вакытта юк сораштыру.
Currently Playing

Минем Татарстан! Минем тавыш!

Минем Татарстан! Минем тавыш!

00:00:31
222

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

“Ватаным Татарстан” газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • Баш бит
  • МӨҺИМ
  • БЕЗНЕҢ ПРОЕКТЛАР
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • ФОТО/ВИДЕО
  • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!