«Казан Арена»да тавыш биргән гражданнар өчен бушлай концерт башланды

«Казан Арена» янында Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашында концерт башланды. Чарага  тавыш биргән һәм үз сайлау участогында кәгазь беләзек алган һәркем өчен керү бушлай.

 

Бүген биредә республика халкы өчен «Любэ, «Ночные снайперы» һәм рэпер Slame төркемнәре чыгыш ясаячак. Программа яшьләр коллективлары һәм кавер-төркемнәр чыгышлары белән башланып китте. Аннан сәхнәгә татар башкаручылары: Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров һәм Гүзәл Уразова чыгачак. Аннан соң «Волга-Волга» төркеме һәм «Песни» шоу финалистлары рэпер Slame һәм Назиа алмаштырачак. Кичке унда яңгыраячак салютка якынрак казанлыларны һәм башкала кунакларын «Любэ» һәм «Ночные снайперы»төркемнәре чыгышлары сөендерәчәк.


Фикер өстәү