Казан тәкәббер шәһәрләр исемлегенә эләккән. Сез килешәсезме? (сораштыру)

Казанда яшәүчеләр мәскәүлеләргә караганда тәкәбберрәк. “Zoom Market” агентлыгы оештырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Тәкәббер шәһәрләр өчлегенә Воронеж, Санкт-Петербург һәм Казан эләккән. Россия башкаласы исә җиденче урынны алган. Сораштыруда катнашучылар түбәндәге алты сорауга җавап биргән: “Үзегезне башкалардан яхшырак итеп тоясызмы?”, “Хаталарыгызны таный беләсезме?”, “Тәнкыйтьне җиңел күтәрәсезме?”, “Бүтәннәрнең фикеренә колак саласызмы?”, “Башкаларның сездән акыллырак булуын кабул итәсезме?”, “Кешенең җәмгыятьтәге урынына игътибар итәсезме?” Ничек уйлыйсыз, Казан тәкәббер шәһәрме?

Нәсүр Юрушбаев, Германиядән кайткан милләттәшебез, режиссер,
язучы:
– Казанны һич кенә дә тә­кәб­бер шәһәр дип атый алмыйм. Халык ачык йөзле, ярдәмчел, киң күңелле. Беренче вакытларда адаша идем, туктап юлны өйрәтеп җибәрәләр, озатып куйганнары да булды. Авыр чакларда ярдәм кулы сузучылар, фикереңне тың­лау­чылар, зарыңны ише­түчеләр табылып тора. Дөрес, халык арасында төрле кеше булырга мөм­кин, аңа карап кала турында тис­кәре фикер әйтергә ярамый. Миңа бер генә нәрсә ошамый: монда машиналар бик агрессив йөри.

Динар Зиннәтуллин, фермер:
– Казан – тәкәббер шәһәр. Чөнки авылдан килгәннәрнең акцент белән сөйләшүеннән көлүче­ләр бар. Гәрчә беренче Президент та акцент белән сөйләшсә дә. Татарча сөйләшкәнне дә өнәп бе­тер­мәүчеләр, мыскыллап көлүче­ләр очраштыргалый. Аңа карап кына татарча сөйләшүдән тыелырга җыенмыйбыз, билгеле. Казан халкы киемне дә тикшерә. Хәер, үзләре арасында да сәер киемле кешеләр күп. Шуңа күрә сорашты­руның нәтиҗәсе дөрес­леккә туры килә дип уйлыйм.

Финзия Газизова, Австралиядә яшәүче Балтач кызы:
– Дин ягыннан карасак, үз-үзеңне тәкәббер тоту – бик зур гөнаһ. Хәтта бер генә тамчы тә­кәб­берлек булса да, җәннәткә эләгә алмыйсың. Шулай икәнен белсәк тә, күп кенә кешеләр бир­гән сәла­меңне дә алмый. Казанга кайткач минем белән дә шулай булды. Димәк, бу кеше үзен өстен саный дип уйладым. Игътибар иткәнем бар – үзләрен тә­кәббер тотучылар хәлле кешеләр түгел, алар – урта катлау вәкил­ләре. Бу юлы ирем дә Казанга кайткан иде. Мәчеткә йөр­гәндә, ул да кешеләр арасында сал­кын­лыкны сизеп алган. Аларны тормыш авырлыгы бас­кан кебек тоелган. Әле менә Санкт-Петербургта ун көн булырга туры килде. Андагы ке­шеләр шулкадәр гади, ярдәмчел булып истә калды.

Айдар Хәйретдинов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе:
– Тәкәбберлек бераз булырга тиеш инде ул. Казанның үз омтылышы, кыйбласы, стратегик юнә­леше бар. Исәпләшмичә, алга таба бару кемнеңдер ачуын да чыгара торгандыр, бәлкем. Эшләмәгән ке­шегә шулай тоеладыр ул. Ләкин мин мәркәзебез турында алай уйламыйм. Кайсы гына оешмага кер­сәм дә – ишекләр ачык, кеше­ләр елмаеп каршы ала. Башкалабыздан һәрвакыт яхшы кәеф бе­лән кайтам.

Гөлшат Ишморатова, китапханәче:
– Мин Казан кешеләрен бер дә тәкәббер димәс идем. Анда яшәү­челәрнең күбесе безнең төс­ле авыл балалары бит. Айга ике тапкыр башкалага барабыз. Концерт-театрлар карыйбыз, музейларны йөреп чыгарга сүз бирдек. Бервакыт адашып та йөрдек әле. Кемнән генә ярдәм сорасак та, тизрәк булышырга тырыштылар. Бер бел­мәгән ир-ат безне кирәкле урынга илтеп тә куйды әле. Кешеләр үз дәрәҗәсен белә дигән белән ки­лешәм. Авыл хатыннарына караганда шәһәрне­келәр яши белә инде ул ичмасам. Хәер, хәзер авыллар да ким яшә­ми. Матур киенә, теләгәнчә ял итә. Мин моның сәбәбен аң­ладым. Хәзер кеше белемле. Психология буенча китаплар укыйлар. Үзгә­рергә тырышалар. Фикер йөртү дә үзгәрде. Тик кү­ңел­ләре һаман шул ук. Яхшы кешеләр күбрәк.

Миләүшә Исмәгыйлова, “ВТ”ның элеккеге хезмәткәре:
– Җиде ай Америкада яшәп кайттым. Андагы кешенең игътибарлы, мөлаем икәнен белсәгез! Тиктомалдан елмаеп торалар. Ки­беткә керсәң дә, нидер сорыйлар. Инглизчә белмим дисәң, тиз­рәк гафу үтенә башлыйлар. Юкса тел белмәгәнгә мин гафу сорыйсы бит инде. Тукталышта килеп нидер сорасалар да, җавап бирә ал­масаң, кат-кат гафу үтенәләр. Баш­тарак шаккаткан идем, хәзер ия­ләштем. Әле менә бу юлы Казанга кайтуымда мин тәкәбберлек сиз­мәдем. Әллә мин һаман да Америка хисләре белән йөрим, әллә ке­шеләр үзгәргән. Кайбер документ­ларым искергән иде. Шуларны яңартырга дип бик күп оешмаларга барырга туры килде. Шаккатмалы – барысы да елмаеп каршы ала, яхшы мөнә­сәбәт күр­сәтә. Бездә дә кешеләр йомшак икән дип уйлап куйдым.


Фикер өстәү