Казан театр училищесына яңа директор билгеләнгән

Казан театр училищесының директоры итеп Руфина Таҗетдинова билгеләнде. Бу мәгълүматны мәдәният министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Умида Гапарова раслады, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы.

 

Кичә тантаналы линейкада Руфина Таҗетдинованы театр училищесы коллективы һәм студентлар белән таныштырганнар. Профессор, философия фәннәре докторы, театр белгече Руфина Таҗетдинова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Театр факультеты деканы булган. Шулай ук аның Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновның кызы икәне дә билгеле.

Моңа кадәр 30 ел дәвамында Казан театр учлищесының җитәкчесе Мөбәрәкшин Гыйлемхан Хади улы иде.

 


Фикер өстәү