Казан ярминкәсендә нинди бәяләр?

Казанда көзге ярминкә гөрли. Ни генә сатмыйлар. Бәяләр кибетнекеннән күпкә арзанрак.

Бәрәңге — 10, чөгендер — 9, ташкабак — 15,кабак -10 сум тора.

Хәтта шөет (укроп) , петрушка, сельдерей да саталар. Боларының бәяләре шулай ук арзан. Бәйләмен 10сумга бирәләр.

«Ярый әле авыл халкы бар. Ачтан үләр идек»,- ди Глушко урамында яшәүче 76яшьлек Гөлфия әби Нигьмәтуллина.

Ярминкәгә килүчеләргә Кукмара үзешчәннәре үз моңнарын бүләк итә.

Фикер өстәү