Казан яшүсмерләре өчен «Батырлык көне» үткәрделәр

Бүген Казанның Урицкий исемендәге паркында «Батырлык көне» дип исемләнгән спорт-тәрбия чарасы узды.

Чарада күп балалы гаиләләрдән 12-16 яшьлек малайлар, ата — ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, асоциаль тәртипле яшүсмерләр һәм гади укучылар катнашты.

«Ир-ат булырга туган кеше» АКБОның баш оештыручысы һәм директоры Алмаз Төхвәтуллин сөйләвенчә, чараның максаты икәү: ир-ат тәрбиясе булмау проблемасын актуальләштерү һәм шулай ук балаларны бер-берсе белән социальләштерү.

Ярышлар программасына йөгерү, баскетбол, футбол, шахмат, җәядән ату, ОЗК һәм противогаз кию, бүрәнәдә һәм турникларда ясала торган күнегүләр кергән. Балалар өчен актерлык осталыгы, блогерлык, Калашников автоматын җыю һәм сүтү буенча мастер-класслар оештырылган. Җиңүчене билгеләргә соңгы квест ярдәм итте. Иң яхшы команда «Лазертаг» хәрби-спорт уенында катнашу өчен сертификат алды.

Ярышларда катнашучыларны туганнары һәм дуслары гына түгел, махсус әзерлек узган волонтерлар: десантчылар, янгын сүндерүчеләр, морпехлар һәм башкалар да хуплады.

«Мондый күләмдә катнашучыларны беренче тапкыр җыябыз. 12-16 яшьлек 300 яшүсмер, ә бу 60 команда дигән сүз», — дип билгеләп үтте чараны оештыручы Алмаз Төхвәтуллин.


Фикер өстәү