Казанда җәмәгать транспортына билет бәясе 31 сумга кадәр җитәргә мөмкин

Казанның автотранспорт предприятиеләре ташламалы категорияләрне йөрткән өчен Хөкүмәттән тулы компенсация таләп итә. Юкса, алар барлык категорияләр өчен дә тарифларны 31 сумга кадәр арттыруны сораячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясеннән хәбәр иткәннәр.

«Автотранспорт предприятиеләре хуҗалары ташламалы категорияләрне йөрткән өчен тулы компенсация турындагы таләп белән Казан шәһәренең Транспорт комитетына мөрәҗәгать итте инде. Алар фикеренчә, тулы компенсация (27 сум) кирәк. Хәзерге вакытта ул 18 сум тәшкил итә. Әгәр компенсация булмаса, автотранспорт предприятиеләре җәмәгать транспортында йөрү бәясен 31 сумга кадәр арттыруны таләп итәчәк», — дип белдерделәр ассоциациядә.

Быелның башында Казанның җәмәгать транспортында тарифлар 2 сумга артып, 27 сумга җитте. Әмма бу автотранспорт предприятиеләрен кризистан чыгарырга ярдәм итмәгән.

2018 ел нәтиҗәләре буенча автотранспорт предприятиеләре бер миллиард сумнан артык зыян күргән.

 


Фикер өстәү