Өлкәннәргә түләүсез ярдәм кайда, кайчан күрсәтеләчәге билгеле

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында  2019 елның 26 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр «В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү  чарасын оештыра.

Чарада РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәләре, РФ Социаль иминлек фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре катнаша.

Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы белгечләре дә, нотариуслар, адвокатлар да булачак.

 


Фикер өстәү