Казанда ачык ишекләр аркасында автобустан ике пассажир егылып төшкән

Казанда автобус шоферы ишекләрне япмыйча кузгалу аркасында хатын-кыз һәм алты яшьлек кыз җәмәгать транспортыннан егылып төшә, дип хәбәр итәләи шәһәр автоинспекциясендә.

«Кичә көндез Җиңү проспектындагы «Фәйзи» тукталышындагы 33-нче номерлы маршрут шоферы ишекләрне япмыйча хәрәкәт итә башлады. Нәтиҗәдә, салоннан 40 яшьлек хатын-кыз һәм 6 яшьлек бала егылып төшкән», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Хатын – кызның баш арты   зыян күрә, ә кыз-сул кулын сындыра.Бу вакытта салонда 15 пассажир булган.

ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр иткәнчә, бу хәлдән соң хезмәт тикшерүе уздырылган.

«Шофер эштән азат ителде. Предприятие җитәкчелеге зыян күрүчеләргә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер», — дип белдергән Тляков.

 


Фикер өстәү