Казанда Илһам Шакировка һәйкәл куелыр дип көтелә

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировка Казанда һәйкәл куелырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев “Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында сөйләде.

Разил Вәлиев әйтүенчә, һәйкәлне Илһам Шакиров эшләгән урын янында – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бакчасы территориясендә куярга тәкъдим иткәннәр. “Филармония янында кую дигән сүз – карар түгел, тәкъдим генә. Ул – филармониянең тәкъдиме”, — диде ул.

“Ул, миңа калса, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында булырга тиеш. Бер якта – Салих Сәйдәшев, икенче якта – Габдулла Тукай бар. Илһам абыйга шул урында һәйкәл куелса, “өчпочмак” булыр иде. Ул бөекләр мәйданы торган мәйдан булыр иде”, — ди продюсер Рифат Фәттахов.

 


Фикер өстәү