Казанда «IPhone»ның яңа моделен кайдан, ничә сумга алып була?

Казанлыларга IPhone 11 pro MAX яңа моделен 150 мең сумга сатып алырга тәкъдим итәләр. Тиешле белдерү «Авито»платформасында пәйда булды, дип хәбәр итә «Татар-Информ» сайты.

«Абый Америкадан берничә айфон алып кайта, теләгән кеше булса, кибетләргә караганда 150 долларга арзанрак сата алам», — дип хәбәр итә белдерү авторы.

«Авито» да iPhone 11, iPhone 11 Pro һәм iPhone 11 ProMax өчен чиратта урын сату турында 100 дән артык белдерү басылган, дип хәбәр иттеләр сервис матбугат хезмәтендә.

«Хәзерге вакытта урын бәясе сатучының мөмкинлекләренә карап төрлечә бәяләнә. Әйтик, Санкт-Петербургта игълан авторы үзенең дусты-сатучы ярдәмендә 500 мең сумга чиратта беренче урын вәгъдә итә. Ә Мәскәүдә чиратта 5 мең сумга урын алырга вәгъдә итәләр, тик бу урын беренче сатып алучылар унлыгында буламы, юкмы — аныкламыйлар»,-дип билгеләп үттеләр «Авито»матбугат хезмәтендә.

Яңа iPhone белән бәйле белдерүләр саны көннән-көн арта бара, дип сөйләделәр «Юла»игъланнары сервисы матбугат хезмәтендә дә.

 


Фикер өстәү