Казанда укучы студентлар өчен яңа кампус Лаеш районында төзеләчәк

Казан югары уку йортлары укучылары өчен яңа студентлар шәһәрчеге төзелә. Ул Татарстан Республикасының Лаеш районында тимер юл янында барлыкка киләчәк. Бу хакта КФУ ректоры Илшат Гафуров сөйләде.

«Төзелеш урыны сайланган. <…> WorldSkills булган урыннан һәм тимер юлдан ерак булмас, мөгаен», — диде ул.

Тулай торакны KazanExpo Халыкара күргәзмә үзәге белән янәшә түгел, ә аэропорт һәм Казанны тоташтыручы тимер юллар янында төзергә планлаштыралар икән.

Казан студентлары өчен яңа кампус төзеләчәге бу елның май аенда билгеле булды.
 


Фикер өстәү