Казанда яшәүчеләр балаларына үзенчәлекле исемнәр сайлаган

Узган атнада Казанда 412 бала, шул исәптән 211 кыз һәм 201 малай тууы теркәлгән. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу чорда балалар исемнәре арасында Әсфәндияр, Магдалина, Филипп, Сөмбел, Радослава, Константин, Румил һәм Зилә иң сирәк исемнәр рәтенә кергән.

Еш кына әти-әниләр сабыйларына Тимур, Асель, Ясминә, Никита, Риана, Әмир һәм Макар кебек исемнәр кушкан.

Иң яшь ата-анага 20шәр яшь. Иң өлкән анага 41 яшь булса, ата кешегә — 52 яшь.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/31/192614/


Фикер өстәү