Казаннан Кытайга яңа авиарейс ачылачак

Казаннан Кытайның Харбин шәһәренә авиарейслар ачылачак. Пассажирлар Екатеринбургта да утыра алачак. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«U6-859/860» яңа рейслары якшәмбе көннәрендә атнага бер тапкыр башкарылачак», — диелә хәбәрдә.

Очышлар 2020 елның 27 октябреннән 22 мартына кадәр башкарылачак.

Харбин Кытайның «рус» шәһәре дип санала, анда Көнчыгыштагы иң зур София православие соборын, гыйбадәтханәнең югары дәрәҗәле архитектура ансамблен һәм бөтен Азиядәге иң озын җәяүлеләр урамын – Үзәк урамны күрергә мөмкин.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү