Кечкенә кызчыкка яңадан сөйләшергә, йөрергә, киенергә, ашарга өйрәнергә туры килә…

Бу балаларга ничек сокланмыйсың? “Бөтендөнья парамузыкаль” фестивалендә катнашучылар турында әнә шулай диләр. Россиядә 11 нче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгедә Татарстаннан да өч кыз катнаша. Казаннан 13 яшьлек Олеся Машейко, Чаллыдан 23 яшьлек Регина Михедюкова, Түбән Камадан 14 яшьлек Мәликә Хадиуллина үз осталыкларын башкаларга да күрсәтмәкче. Талантлы кызлар белән без дә таныштык.

“Ул башка төрле”

Түбән Камада яшәүче Мәликә Хадиуллинаның әнисе кызы хакында әнә шулай, ди. Бик күп сәләтләре булган кыз начар ишетә. Мәликә дөньяны йөрәге белән тыңлый.

– Кызым – гаиләдә икенче бала. Сау-сәламәт туса да, без кичерәсе сынау алдарак көткән икән. Кызыма яшь ярым чагында ул авырып китте. Бик каты салкын тидердек. Табиблар аны көчле антибиотиклар белән дәвалады. Ул чакта Мәликә клиник үлем дә кичерде, – дип сөйли әнисе Гөлнара.

Кечкенә кызчыкка яңадан сөйләшергә, йөрергә, киенергә, ашарга өйрәнергә туры килә. Сынаулар моның белән генә бетми әле, авыру эзсез югалмый, Мәликәгә 3 яшь ярымда йөрәгенә катлаулы операция була.

– Сихәтләнү өчен “Өмет” тернәкләндерү үзәгенә йөрдек. Бала белән психологлар да эшләде. Шул чакта аның кеше рәсемнәрен ясаганын күреп алдылар, – дип сөйли Гөлнара. – Аларның барысы да зур колаклы иде. Шуннан соң психологлар, балагызның колагы ишетми, ахры, дип әйтте. Мин аны сизә идем. Әмма үскәндә була торгандыр дип уйладым. Тикшерелә башлагач, чынлап та, колакларының начар ишетүе ачыкланды. Колак нервылары эшләми башлаган. Балага кечкенә компьютер алып бирдек. Шуның аша ул биш яшендә укырга, язарга өйрәнде.

Мәликә бик тә тырыш булып үсә. Өч ел укыйсы сәнгать мәктәбен ике елда тәмамлый. Хәтере дә яхшы кызның. Тик менә ишетүе генә яхшырмаган. Әнисе кызы белән сөйләшер өчен, ишарәләр телендә укый алмадым, дип уфтана.

– Укырга кирәк вакытта бәби көтә идем. Вакыт таба алмадым. Әмма ана күңеле шундый бит инде ул, үз сабыен карашыннан да, авыз кыймылдавыннан да аңлый белә. Без рәхәтләнеп аңлашабыз. Мәликә каты тавышларны ишетми. Колагында аппарат булса да, чәйнек кайнап кычкырып утырганга да, көчле машина сигналына да реакциясе юк. Көн саен мәктәпкә озатып куям, – ди әнисе.

Рәсем ясауга осталыгыннан тыш, Мәликә ишарәләр белән җырларга да өйрәнгән. Кечкенәдән физик мөмкинлеге чикле балалар арасындагы бәйгеләрдә катнаша икән.

– Мәликә бик тә талантлы бала. Биш яшеннән чыгыш ясый. Шәһәрдә генә түгел, республика, Россия, халыкара бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны ала, – ди укытучысы Надежда Михайловна. – Аны сыйныфташлары да бик ярата. Үзенең тырышлыгы белән бик күпләргә үрнәк ул.

Әнисе Гөлнара ханым гаиләдә шундый тырыш бала үсүенә шатлана.

– Исән-сау гына булсын инде. Аңа бит бер дә авырырга ярамый. Антибиотиклар эчә икән, яңадан колакка зыяны булачак. Әнә шуңа күрә, без аны бик кадерлибез, саклыйбыз, – ди әнисе. – Безгә бәхет өчен бирелгән бала ул. Башка авырмасын! Үзенең иҗат уңышлары белән сөендереп кенә торсын иде дип телим. Ана догасы кабул булмый калмас.

“Ике кызым да талантлы”

Казан кызы Олесяның игезәк сыңары да бар. Кызганыч, ике кыз да авыру булып туган. Олесяның тумыштан күзләре күрми, ә Настяга ДЦП диагнозы куйганнар.

– Игезәк балаларымны бик көтеп алдым, – ди әниләре Гөлнара. – Олесяга 4 ай чагында табиблар аның начар күргәнен ачыклады. Әмма балам дөнья матурлыгын күңеле белән күрергә өйрәнеп үсте. Игезәге Настя белән бергә укыйлар, бергә җырлап йөриләр.

Кызлар 172 мәктәпнең 7 нче сыйныфында белем ала. Музыка мәктәбенә дә йөриләр. Олесяның тавышына күпләр соклана. Җырлап кына калмый, көйләр дә яза. Киләчәктә радио алып баручысы һәм атаклы җырчы булырга хыяллана. Олесяга күрмәүчеләр өчен махсус смартфон алып биргәннәр. Хәзер кыз рәхәтләнеп төрле интернет сәхифәләрдә утыра, яңа дуслары белән аралаша.

“Язмыш сыный, без бирешмибез”

Регина Михендюкова да – игезәк сыңары. Әниләре Любовь Венеровна сабыйларын ялгыз үстергән.

– Ике балам да авыру булып туды. Кызымның күзләре күрмәсә, улым йөри алмый. Мин аларны бер үзем аякка бастырырга тырыштым. Нинди генә авырлыклар килсә дә, без бирешмәдек. Инде хәзер Регинаның уңышларына сөенеп яшибез, – ди Любовь ханым.

Регина беренче сыйныфтан ук музыка мәктәбендә укый. Фортепианода уйнарга өйрәнә, матур итеп җырлый. Буш вакытларында кул эшләре белән шөгыльләнә икән. Бисердан матур эшләнмәләр үрә. 2015 елда ТИСБИга укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлый. Үз юнәлеше белән эшләми, күңеленә якын һөнәрне эзли башлый. Хәзер Регина Түбән Кама медицина көллиятендә массажист булырга өйрәнә.

– Кызым төрле җыр бәйгеләрендә катнашуын дәвам итә. Бик күп бүләкләре бар. Бу фестивальгә дә үзе гариза һәм җырлаган видеосын җибәргән. Катнашырга чакыруларын белгәч, бик сөенде, – ди әнисе. – Бу бәйгедән дә шатланып кайтырга насыйп булса иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү