«Күз тию дигән нәрсә бар. Өч бала анасы буларак мин моны яхшы беләм»

Халкыбызның дини ышануларында ырымнар зур урын тоткан. Имләү серен белүче әби-бабайлар кулга – сөял, күзгә арпа чыкканда, күз тигәндә ырымлап дәвалаган. Таҗетдин Ялчыгол, Гали Чокырый кебек шагыйрьләребез берүк вакытта халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Кайбер төбәкләрдә  алар әле дә халкыбыз тормышында яшәвен дәвам итә. Гаҗәп тә түгел: сихәт, шифа табу еш кына ихлас ышануга бәйле.

– Әби-бабаларыбыз чирне адәм балаларының тәненә, күңеленә кереп урнашкан явыз рух дип күзаллаган. Шуның өчен өй эчендә артыш агачы яндырып, “җен куганнар”, кеше үлгәч, йорт эченә артыш ботаклары куйганнар. Артыш, миләш агачларының ботакларын, кисәкләрен, күз тимәсен, бала авырмасын дип, аның киеменә тага торган булганнар. Кайбер төбәкләрдә бу ышану әле дә яшәп килә. Әлеге ырым – дезинфекцияләүнең бер чагылышы ул. Билгеле, ырымнар төрле, – дип яза бу уңайдан өлкән галимебез Марсель Әхмәтҗанов “Сайланма хезмәтләр”ендә.

Атна башында башкалабызда дини курсларда укытучы мөгаллимнәрнең җыены уздырылган иде. Шунда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясарга чыккач, Марсель аганың әлеге искәртүе искә төште. “Шушы курсларда укытучы кайбер мөгаллимнәрнең, җеннәр кара эт кыяфәтенә кереп йөри икән, дип барча кара этләрне үтереп бетерергә чакыруы ачыкланды. Кыргыйлык бит бу! Шул чакыруларга карап курсларда укучы берише гади кешеләр ихатасында, бәйдә торган этләренә зыян салган. Әйе, дини китапларда андый аңлатулар бар. Ләкин язылганны болай туры мәгънәсендә аңламаска һәм аңлатмаска кирәк”, – дип мөфти урынбасары мондый ырым-ышануларны таратудан сак булырга чакырды. Бу уңайдан курсларга килгән мөгаллимнәрдән, ырымнарга ничек карыйсыз, аларның тәэсире, нәтиҗәсе бармы, дип сораштык.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы “Гаилә” мәчете имамы:

– Әгәр Коръән аятьләре укып өшкерәләр икән, билгеле, файдасы була. “Чынлыкта Коръән эчендә шифа бар”, – дигән Раббыбыз. Сер түгел, кайбер кешеләр әллә нинди ырым догалары укый, үзе аның мәгънәсен белми. Шулай булгач, андый кешегә ярдәм эзләп баруның мәгънәсе булырмы икән?!

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөдире:

– Бөтен әйбер Аллаһы Тәгаләгә бәйле. Өшкерүне ырым дип әйтергә дә кирәкмидер. Пәйгамбәребез заманында да булган ул. Минемчә, үзең ышанмасаң, өшкерү бернинди файда бирмәячәк. Ышансаң, билгеле, шифасы була. Шул ук вакытта күз тию дә –  Аллаһы Тәгаләдән. Чир дә, хастаны терелтү дә – Алладан. Өшкерү – бик җаваплы, четерекле эш. Мәсәлән, безнең мәчеттә берничә бабай берничә тапкыр өшкерде дә, моннан соң мин бик каты чирлим дип, бу эшне ташлады. Өшкерүче кешенең иманы никадәр көчле, никадәр Алладан сорый, никадәр ихлас: нәтиҗә шуңа да бәйле. Билгеле, өшкерелгән кешенең иманы нык булуга да карый. “Кара эттә җен була”, – дип әйтәләр инде. Андый хәдис бардыр микән, әйтә алмыйм. Билгеле, бу сүзне була дип түгел, булырга мөмкин, дип кабул итү мәслихәт. Әле, өйдә эт асрасаң, фәрештәләр кача, өйнең бәрәкәте китә, диләр. Бу аңлашыла. Чөнки аның төкереге – нәҗес. Киемеңә тисә, намаз укый алмыйсың. Зарурлык бар икән, ихатаңда эт асрарга мөмкин.

Айгөл Әхмәтҗанова, Әлмәт шәһәрендәге “Нур” мөселман мәктәбе мөгаллимәсе:

– Әйе, күз тию дигән нәрсә бар. Өч бала анасы буларак мин моны яхшы беләм. Әмма күз тимәсен дип балага бөти тагып куймыйм инде. Менә күп кенә кеше машинасында дини сүзләр язылган бөтиләр элеп йөри. Мин моны Аллаһы Тәгаләне искә төшереп тору өчен эләләрдер дип уйлыйм. Юлга чыкканда бер искәртү кебек ул.

 Нәзирә Гыйззәтуллина, ТР Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге хезмәткәре:

– Һәр төрле бозым, сихерләр бар инде. Хәтта Пәйгамбәребез дә аннан саклана алмаган. Бозымнардан, күз тиюләрдән саклану өчен догалар бар бит. Ни кызганыч, соңгы вакытта күпләр үз тормышын, гаиләсенең фотоларын социаль челтәрләргә еш куя башлады. Кайсы кеше аңа сокланып, кайберәүләр көнләшеп карый. Каты күзле кешеләр дә бар. Үзеңне социаль челтәрләрдә актив күрсәтү сәламәтлеккә бер дә файдалы түгел, билгеле. Һәр төрле начар тәэсирләрдән саклану өчен дога укып торырга кирәк. Әнә Пәйгамбәребез өйдән чыгып киткәндә күз тиюләрдән, бозымнардан саклану өчен махсус хөрмә кулланган, диләр. Халыкта төрле ырымнар бар инде. Әйтик, безнең әбиләр, җир анасы – Җирәнбикә, дип әйткәннәр. Хәтта малларны да ырымлап дәвалаганнар. Сөялне дә ырымлап бетергәннәр. Миңа калса, кеше дога кылып, малларына, гаиләсенә саулык-сихәт теләсә, бу күпкә хәерлерәк.

Марат Мәрдәншин, Ырыссу мәдрәсәсе мөдире, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые:

– Коръән аятьләре укып өшкерү дигән нәрсә яхшы мәгълүм. Әмма бездә андый белгечләр бик аз. Ул Коръәнне дөрес укырга, өшкерү тәртибен дә белергә тиеш. Фәрештәләр, җеннәр дөньясы дигән параллель дөнья бар. Анда белер-белмәс керсәң, үзеңә дә, өшкерелүче кешегә дә зыян китерүең ихтимал. Һәрхәлдә кеше үзе яшәгән җирдә, өендә өшкерү белән шөгыльләнмәскә тиеш. Чөнки җенне дөрес итеп чыгармасаң, үзеңә һәм гаиләңә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә өшкергән кешенең үзен дә өшкерергә кирәк, дип әйтәләр. Дөрес кулланмасаң, антибиотикның да файдасы түгел, зарары гына була. Әгәр өшкергәне өчен кеше синнән акча сорый, нидер тагып куя икән, димәк, ул хилафлык җибәрә. Билгеле, су алып килегез, өшкереп бирәм, дип әйтә икән, бу – башка эш. Коръән укып, суга өшкерү дигән нәрсә бар. Өшкерүчегә таләпләр бик зур: ул хәрәмне күрми торган, бернинди хәрәм ризык керми торган кеше булырга тиеш. Аның даими зикердә, изге нияттә булуы зарур. Үзең өчен иң яхшы өшкерү – намаз ул. Намаз белән намаз арасында сиңа зыян китерә алмыйлар. Зәм-зәм суларын эч, зикердә бул. Аллаһны искә алганда сиңа зыян китерә алмыйлар. Хәрәмгә якын булсаң, зарар салу ансат.

Рәшит Минһаҗ сораштырды


Фикер өстәү