Кеше ни өчен җитәкчене яратмый?

Бу сорауга җавап табарга юкка тотындым бугай. Җитәкчесез яшәп буламыни, вәт җүләр! Әле патшаны тәхеттән төшергәч тә: “Патшасыз ничек яшәрбез?” – дип зар елаган халыкның бер вәкиле бит мин. Хуҗа күзенә генә карап тору безнең геннарга салынган. Надан, булдыксыз кешене кем җитәкче итеп куйсын? Шушы уй күңелне тынычландыра. Тик менә ни өчен җитәкче ялга китсә, йә бер-ике көн эштә булмаса, кайбер оешмаларда хезмәткәрләрнең авызлары колакка җитә, алар үзләрен яхшырак хис итә башлыйлар икән? “Җитәкчеләре юньле кеше түгел”, – дип җиңел генә котылып та булыр иде. Тик хикмәт башкада кебек. Мәсәлән, республика башлыгы, йә хөкүмәт рәисе ялга китә икән, без моны сизмибез дә. Зур оешма, предприятиеләр җитәкчесе китсә дә, шул ук хәл. Ә менә хакимият башлыклары буенча аска төшә башласаң, җитәкче алдында дер калтырап торганнар ешрак очрый башлый.

Алар урынга ябышып ятучы булдыксызлар, дияргә дә тел әйләнми. Хикмәт, мөгаен, идарә системасының “үзенчәлегендә”дер. Бер танышым миңа: “Минем ике отпускам бар, берсе – хуҗа ялга киткәч, икенчесе – үземнеке”, – дигән иде. Ул моны елмаеп, куанып әйтмәде, йөзе уйчан, моңсу иде.

Бер акыл иясе: “Җитәкчесендә бернинди дә кимчелек таба алмаган кешегә бервакытта да ышанырга ярамый”, – дип әйтеп калдырган. Тик ул акыл иясе безнең илнеке түгел, бездә хуҗадан берәр кимчелек табып кара син! Шуңа күрә кеше кайчак җитәкченең акылсыз фәрманына буйсынырга мәҗбүр.

Шактый югары дәрәҗәдәге бер җитәкчегә гел игътибар итәм, ул хуҗасы авыз ачканчы ук, аның әле әйтелмәгән сүзләрен хуплап башын селки башлый. Бу галәмәтне “нервный тик” дияргә буладыр.

Бер җитәкчедән: “Сезнең кул астындагылар нигә бер сүзне ике тапкыр кабатлый?” – дип сораганнар. Җитәкче: “Белмим, белмим”, – дип җавап биргән, имеш.

“Нервный тик”ларны бетереп буламы соң? Була, әлбәттә. Бер дустым миңа: “Әгәр кеше нәчәлствоның һәр сүзенә баш селкеп тора икән, ул эшкә зыян гына китерә”, – дигән иде. Мин аңа: “Баш селкеп тормаса, башы очудан курка бит ул”, – дидем. Ә ул: “Беләсеңме, нәрсә, Риман дус, кеше җитәкчедән түгел, ә үз гамәлләре белән җитәкченең дәрәҗәсен төшерүдән куркырга тиеш”, – диде. Калганын үзегез уйлап бетерегез!


Фикер өстәү