KFC челтәрендә хәләл тавыктан ризык әзерли башлаганнар

Татарстан башкаласында KFC челтәренең бер ресторанында хәләл стандартлары буенча чалынган тавыктан ризык бирелә башлады.

«Бездә хәзер ризыклар хәләл тавыктан әзерләнә. Менюны күптән түгел, бу атнада яңарттык», — дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.

Хәләл ризыклы туклану пункты Краснококшайская урамындагы 140Б адресы буенча эшли.

 


Фикер өстәү