Кичке сәгать алтыга Татарстанда сайлаучыларның 58,10 проценты тавыш биргән

Кичке сәгать алтыга Татарстанда сайлаучыларның 58,10 проценты тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Сайлау участоклары ябылырга ике сәгать калып барганда Апас районында сайлаучыларның 92,17 проценты тавыш биргән. Бу – республикадагы иң югары күрсәткеч. Икенче урында – Кайбыч районы (91,94 процент). Әтнә районында сайлау хокукы булган халыкның 91,94 проценты тавыш биргән.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда республикада 2 мең 811 участок эшли. Татарстанда 2,9 милион кешенең тавыш бирү хокукына ия.

 


Фикер өстәү