Кишер боламыгы | РЕЦЕПТ

Кышка кишердән менә дигән ярымфабрикат! Аңа каймак, шикәр комы өстәп, үзен генә дә табынга куярга була. Ашлар, “второй”, десерт һәм камыр ризыклары әзерләүдә кулланырга мөмкин. Моннан тыш кишер пюресы алты айдан бер яшькә кадәрге нарасыйлар өчен дә менә дигән ризык булып тора.

Боламык ясау өчен кишердән (ярты кило) башка берни кирәкми. Яшелчәне юып-чистартып, витаминнарын күбрәк саклап калу максатында тизрәк пешерү өчен, ваграк кисәкләргә турыйбыз. Кишерне кәстрүлгә тутырып, өстенә кайнар су агызабыз һәм газ плитәсенә куябыз. Салкын суга салырга ярамый, юкса пешкәндә, тәме һәм төсе суына чыгып бетәчәк. Кайнап чыккач, кишер пешкәнче, салмак кына утта тотабыз. Пычак очы тидереп, пешкәнлеген тикшерәбез. Пешкәч, суын агызабыз. Бераз суынганнан соң блендер аша изәбез. Кишер боламыгын стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм тимер капкач белән  ябабыз.


Фикер өстәү