Кишер сусыл, тәмле булып үссен өчен нинди туфрак кирәк?

Кишер сусыл, тәмле булып үссен өчен, Буа районы, Аксу авылындагы кебек туфрак кирәк. Елкылдап таралып торган кара туфракны ипигә ягып ашарлык, билләһи. Аксудагы кишерләр, ни гаҗәп, барысы да бер үлчәмдә, тармакланып-таралып та үсмәгән. Кишер белән кәсеп иткән әлеге авылны юкка гына Кишер Аксуы дип йөртмиләр шул.

Без кергәндә Наилә Мөхәммәтҗанова кызы һәм туганнары белән бакчасында кишер ала иде. Бу гаилә 29 сутый бакчаның яртысына кишер утырта икән. “Кишер үстерүдә аерым серебез юк инде”, – ди Наилә. Орлыгын да үзләре үстерә. Яздан утырталар да, орлыклангач, көз көне җыеп алалар. Хәер, Аксу халкы барысы да шулай эшли. Орлыкның исемен генә әйтә алмыйлар. Аны үткән гасырның 70 нче елларында авылга озак вакыт читтә йөргән Шәрәфетдин исемле ир-ат алып кайткан, дип сөйлиләр. Кишернең уңышы күп булган һәм шуннан соң орлыгы бөтен Аксу хуҗалыгына таралган. “Һаман да бер төрле орлык, аны яңарткан юк”, – ди Наилә.
Кишерне кар эреп бетүгә чәчәләр. Аксу халкы бакчасына апрель аенда чыга һәм җәй буе шуннан керми, дисәң дә була. Июль аенда кишерне сата башлыйлар. Башка җирлектә әле бу вакытта кишер туфрактан баш төртә генә башлый. Эшкуарлар авылдан эзне суытмый. Июльдә килосын 20 – 25 сумнан биреп җибәрәләр. Хәзер бәясе төшкән, 6 – 10 сумга саталар.
Наилә тумышы белән Спас районыннан. 1987 елда бирегә килен булып төшкәнче, кишер үстерүнең нәрсә икәнен дә белмәгән. Барысын да каенанасыннан өйрәнә: чәчәр­гә, утарга, сирәкләргә… Тәмле кишер үсте­рүнең мәшәкате күп аның. Быел яңгыр күп яугач, чүп үләннәр дә мулдан үскән. Хәзер күп җирдә, файдасы юк, дип бәрәңге дә утыртмыйлар, печән чәчәләр. Аксуда – 200дән артык хуҗа­лык, берсе дә элеккеге шөгыльне ташларга уйламый. Шулай да түтәлләр санын бераз киметкәннәр. Мөхәм­мәтҗа­новлар да элек аны 10ар түтәл чәчкән, 13кә җиткергән чаклары да булган. Быел җидегә калдырганнар.
Итекченең итеге юк, дисәләр дә, Аксуда кишерне файдалана беләләр. Кишер бир­мәсәң, сыерлары да саудырмый икән. Сентябрьнең 20лә­ренә уңышны алып бетерәләр дә җирне сукалап калдыралар. Икенче елда ул урынга башка яшелчә утырталар. Бакчага ашлама кертмибез, яңгыр аз яуган елларда да түтәлгә су сипмибез, диләр. Быел кишер генә түгел, бәрәңге дә, суган да бик уңган. Хуҗа хатыннан, кишерегез ничек тармакланмады, ничек барысы да бер үлчәмдә, дип кызыксындык.
– Авыз белән сирәгрәк өреп утыртырга кирәк аны, – ди Наилә. – Тыгыз чәчелсә, кишер кечкенә була. Авызга кашык белән кабып өрәсең.
Бу эшнең рәтен белеп алганчы, орлык тамак төбенә утыра, тыгызрак та чәчелә. Ә аннары эш хутка китә. Бер төркем түтәлгә өреп бара, икенчеләре тырма белән каплый. Менә шуннан соң тәмле кишерләр үсә. Без дә авыз иттек. Үзебезнең бакчаныкыннан сусылрак та, баллырак та шикелле тоелды…

Фәния Арсланова


Фикер өстәү