Кореяча салат | РЕЦЕПТ

Барыбызга да мәгълүм “морковча” була инде бу.  Безне аның авызны “өтеп” ала торган тәме мөкиббән китерә. Бераз гына кабып куйсаң, инде туктыйм димә… Сере, әлбәттә, салатның тәмләткечләренә бәйле.

1 кило кишер, 1 данә суган, 2-3 сарымсак теше, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 50 мл үсемлек мае, 1 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы), 0,5 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, 1 чәй кашыгы төелгән кориандр, 1 чәй кашыгы паприка кирәк.

Кишерне юып, чистартабыз, матур, тигез “токмач”лар китереп чыгару максатында “кореяча” кишер өчен махсус угычтан уабыз. Уылган кишерне тирән эчле савытка салып, шикәр комы һәм тоз өстибез дә болгатабыз. Башлы суганны чистартып, шакмаклап турыйбыз. Табага үсемлек мае салып, бераз кыздырып алабыз һәм суган салабыз. Суганны алсу төскә кергәнче кыздырабыз. Газ утын сүндергәч, суганын алып, майны аерым савытка агызабыз. Шуңа ук соя соусы, төелгән кызыл борыч, пресс аша изелгән сарымсак, төелгән кориандр, татлы паприка һәм аш серкәсе өстибез. Катнашманы яхшылап болгатабыз. Кишердән бүленеп чыккан сокны түгеп (юкса салат суланып торачак), тәмләткечләрне кишер өстенә салабыз да барысын бергә яхшылап болгатабыз. Салатны 1-2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. “Морковча” суыткычта никадәр озаграк торса, шуның кадәр тәмлерәк булачак.


Фикер өстәү