Кыш җылы булу нәрсәсе белән куркыныч?

Соңгы елларда Казанда кыш әллә ни суык булмады.  КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әлеге вәзгыятьнең алга таба да шулай ук дәвам итәчәген җиткерде.

«Мин алдагы елларда да кыш җылы киләчәк, дигән фаразны әйтә алам. Кыш көне һава торышының бик суык булуы сирәк күренешкә әйләнде», — дип хәбәр итте спикер.

Юрий Переведенцев кыш көне һава температурасының күтәрелү тизлеге җәйге чор белән чагыштырганда күбрәк, булуын да белдерде.

КФУ профессоры шулай ук кышның җылы булуының кимчелеген дә атады: «Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар яварга мөмкин », — диде Переведенцев.


Фикер өстәү