Мәдәният министры Ирада Әюпова Фәрит Бикчәнтәевнең нинди гамәлен гафу итә алмый?

Тамашачыга нинди спектакль кирәк? Спектакль кайчан үлә? Мәдәният министры Ирада Әюпова Фәрит Бикчәнтәевнең нинди гамәлен гафу итә алмый? “Үзгәреш җиле” ни өчен спектакльгә әйләнә? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ачыклык керттеләр.

Яңа сезон Тинчурин театрында баш режиссерның вазифасыннан алынуы белән башланып китте. Әлбәттә, журналистлар әлеге сорауга ачыклык кертмичә булдыра алмады. Тинчуринлыларны яңа сезонга кем әзерли? Мәдәният министры Ирада Әюпова өчен әлеге сорау көтелгән, күрәсең. Чөнки ул җавапны саннар китерүдән башлады. Баксаң, 2015 елдан хәзерге көнгәчә театрда 17 спектакль куелган. Шуның 11е – Рәшит Заһидуллин, 5е – Резеда Гарипованыкы. Саннардан күренгәнчә, театр башка режиссерларга ябык булган. Министр Резедә Гарипованың театрда режиссер булып калганлыгын да хәбәр итте. Театр режиссерсыз калды, дигән сүз дөреслеккә туры килми, диде ул.

Министр тамашачының күбрәк күңел ачуга тартылуы турында ачынып сөйләде:

– Онлайн сатып алулардан күренгәнчә, интеллектуаль театр кешеләргә кирәк түгел. Алар театрга ял итәргә бара. Ә бит театр – ял, күңел ачу урыны гына түгел. Театр – күңел өчен үзенә күрә мастер-класс, тренинг урыны ул. Күптән түгел Казанда Мәскәүдәге Кече театрның гастрольләре булып үтте. Ул “Дальше тишина…” спектакле белән ачылды. Алар да драма күрсәтергә куркып тора. Чөнки тамашачы аңа әзер түгел. Шуңа күрә бик яхшы спектакльләр, фестивальнекеләр, хәтта “Хан кызы Турандык”, “Минем исемем Кызыл” кебекләре дә популяр булып китә алмый. Хәтта Бикчәнтәевнең “Кара чикмән”не репертуардан алуын гафу итмәсәм дә, бу гамәлләрен дә аңлыйм. Спектакльгә кеше йөрми башлагач, аны тартып, сузып булмый. Нәкъ менә шуңа лабораторияләр кирәк тә инде. Ул театрны гына түгел, тамашачыны да әзерли. Нәкъ менә шуңа мәктәп укучысының мәдәни нормативын булдыру кирәк. Бала белән әти-әни дә театрга йөри башлый. Баланы тәрбияләп, театрга тамашачы әзерләп була. Бәлки сериаллардан аерылып, китап укый башларлар. Бәлки тормышның кара ягын күрүдән туктап, яхшылыкка игътибар итәрләр. Начарлык кына түгел бит, тормышта сәнгать, әдәбият бар. Ни өчен начарлыкны гына күрәбез соң? Татарстанның Камал һәм Әлмәт театрлары Чечнядан кайтты. Анда бөтен җирдә “Милләтне мәдәният коткара” дип язылган. Анда мәдәният бик яхшы инвестицияләнә. Азык-төлекне генә түгел, рухи азыкны да инвестицияләргә кирәк. Театрга ярдәм итеп, без милләтнең генофондына ярдәм итәбез.

Ярдәм дигәннән, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры реконструкцияләнә. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, эшләр ТАССРның 100 еллыгына төгәлләнәчәк, ди. Ә труппа һәрвакыттагыча гастрольләрдә. Аның каравы Франциянең Mezzo телеканалы опера театрының милли репертуарына игътибар иткән. Октябрьдән канал “Шүрәле” балетын, “Җәлил”, “Алтын Урда” спектакльләрен күрсәтә башлый. Шулай итеп, без күрә алмаган спектакльләр дөньяның иң абруйлы каналында тәкъдим ителәчәк. Театр сезонын “Сөембикә” операсы белән ачып җибәрә.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов “Үзгәреш җиле” фестивале буенча да ачыклык кертте. Быел алар, кем әйтмешли, велосипед уйлап чыгармаячак. Алдагы еллардагы фестивальләрдән иң яхшы чыгышларны туплап, тәкъдим итәчәк. Безгә генә түгел, Нью-Йоркның ике мең тамашачы сыйдырышлы “Карнеги-Холл”ында да. Билетлар шушы арада сатуга чыгачак, ди. Җитәкче тамашачы җыя алачакларына шикләнми.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов “Үзгәреш җиле” спектакль булып өлгерде дип тә саный. Тормыш – үзе спектакль, дип санасак, нигә әле фестиваль спектакльгә әверелмәсен, ди?.. “Безнең “Алтын Казан” мюзиклы белән уңышлы тәҗрибәбез бар. Бусы исә тулы канлы спектакль булачак”, – дип ышандырды  Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Тамашачы белән тәҗрибәләрне Камал театры да дәвам итә. Театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, сишәмбе көнне, 22 һәм 29 октябрьдә, Камал театры ике антракт белән 3 спектакль тәкъдим итә. Спектакльләр Сөмбел Гаффарова (“Парковка”), Энҗе Гыйззәтова (“Ишекләр”), Гүзәл Сәгыйтова (“Томан”) пьесалары буенча куела. Тамашачы кичке биштән төнге уникегәчә театрда кич утырачак. Тәнәфестә милли аш-су үрнәкләре, дизайн-маркет тәкъдим ителә, әңгәмәләр оештырыла.

Лаборатория, фестивальләр Кариев, “Әкият” курчак театрында да күп. Аларны даими рәвештә яктыртып барырбыз. Әлегә Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтованың Нурбәк Батулла китүе уңаеннан ачыклык кертүен тәкъдим итәбез. Нурбәк баш хореограф вазифасыннан китсә дә, “Калеб”тә кала, диде ул һәм озакламый Нурбәкнең Йолдыз Миңнуллина әсәре буенча премьера булачагын хәбәр итте. “Курчак” театрының баш режиссеры Илгиз Зәйни “Әлфия” дигән спектакль белән сезонны ача. Ул күренекле җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган. Моннан тыш балалар өчен татарча дискотека, Яңа елга татарча әкият-тамаша да булачак дип вәгъдә бирде әле ул. Ниһаять! Гыйбрәт өчен: кичә гастрольләрен ачып җибәргән башкорт яшь тамашачы театры Казанга ике башкортча, алты русча спектакль алып килгән.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү