Мәктәпләргә бәйле яңа закон 18 марттан үз көченә керәчәк

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы социаль объектлар проектлау буенча кагыйдәләр җыелмасына үзгәрешләр кертте, шуңа бәйле рәвештә биш катлы мәктәпләр төзү мөмкинлеге барлыкка килде диа яза «Российская газета».

«Шул ук вакытта, без бишенче катны куллануны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен чикләүне исәпкә алып күздә тоттык», — диде РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев. Ул хәзер актлар залын – 3нче, VI-XI сыйныфлар өчен уку бүлмәләрен 4-5нче катларда да урнаштырырга мөмкин булачак, диде.

Үзгәрешләр киләсе елның 18 мартыннан үз көченә керәчәк. Экспертлар әлеге яңалыкны уңай бәяли.

«Торак йортлар тыгыз урнашкан районнарда моның уңай нәтиҗәсе аеруча нык сизеләчәк, чөнки ул гомуми белем бирү учреждениеләрен компактлырак урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип искәртте РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Тармак менеджменты институты Базар технологияләре факультетының «Күчемсез милек белән идарә итү» бүлеге җитәкчесе Кирилл Сиволапов.

Аның сүзләренчә, бишенче катта укытучылар бүлмәсен, медпунктлар, лабораторияләр урнаштырырга мөмкин.

Дүрт каттан да биегрәк мәктәпләр төзүне моннан сигез ел элек куркынычсызлыкны күздә тотып тыйганнар иде. Әмма илдә биш катлы мәктәпләр эшләвен дәвам итә.

 

 


Фикер өстәү