Мәскәү театры җанга мунча ясамакчы

Кече театр – Зур сәхнәдә. Мәскәү артистлары Казанга өч спектакль белән килде. Берсе дә тамашачыны битараф калдырмас дип ышандыралар. “Дальше – тишина” спектакленә игътибар да, кызыксыну да зур. 10 сентябрьдә аны бездәге тамашачы да күрә алды.

Мәскәүнең Кече театры Казанга сигезенче тапкыр килә. Гастроль өчен алар гел сентябрь аен сайлый. Татарстан башкаласына килү дә алар өчен бәйрәмгә тиң.

Россиянең халык артисты Владимир Носик сүзләренчә, Камал һәм Мәскәү театрлары арасында туганнарча мәхәббәт урнашкан. “Ике театр да мөһим миссия башкара: Кече театр – урыс драма театры мәдәниятенең нигезләрен, ә Камал театры татар халкының милли мәдәниятен саклый. Бу – изге эш, аның нәтиҗәсе яхшы булачак”, – дип саный актер.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә бу дуслыкның озын гомерле булуына сөенә.

– Тәҗрибә уртаклашуыбыз һәм дуслыкны саклавыбыз өчен Кече театрга рәхмәтле мин.  Алар үзләренә хыянәт итмичә үсүен дәвам иттерә, моңа һәрвакыт гаҗәпләнәбез, – ди ул. Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, хәзер классик әсәрләрне кую авырлаша бара, ул, замана теле белән әйтсәк, “трендта түгел”. Әмма Мәскәүнең Кече театры алып килгән тамашаларны, классика булса да, халык кабул итәргә тиеш.

Бу юлы урыс театры Камал театрының Зур сәхнәсендә өч төрле спектакль куячак. Гастрольне “Дальше – тишина” драмасы (В.Дельмар пьесасы буенча) белән ачтылар. Бу – Кече театрның сезон премьерасы. Ул Россиянең халык артисты Людмила Полякованың юбилеена атап куелган иде.

– Бу пьесаны Моссовет театры сәхнәләштергән чактан ук яратып калдым. Ул вакытта хәзер мин уйный торган Люси Купер ролен данлыклы Фаина Раневская башкара иде. Кайчандыр бу рольнең миңа да эләгәсенә ышанып яшәдем. Юбилеем җитәрәк, шушы пьесаны режиссерга күрсәттем, ул сәхнәләштерергә риза булды. Безнең тормышта рәнҗү, явызлык бик күп, җан җылысы җитми. Бу спектакль хәзер бик кирәк, – дип сөйләде матбугат очрашуында Людмила Полякова әлеге драма турында. “Дальше – тишина” әсәре күпләрне уйланырга мәҗбүр итәчәк, дип ышандыра театр труппасы. Монда режиссер Юрий Соломин тамашачыны кеше, гаилә мөнәсәбәтләре турында уйланырга, тормыш мәшәкатенә бирелеп, иң кадерле нәрсәләрне оныта баруыбызга, җәмгыятьнең халәтенә игътибарны юнәлтмәкче. Актерлар әйтүенчә, бу спектакльдән соң  кеше чистарынып калачак.

12-13 сентябрьдә тамашачыга Н.Гогольнең “Женитьба” комедиясен күрсәтәчәкләр. Әлеге әсәр Кече театр сәхнәсендә 100 елга якын уйналмаган икән. Классик әсәрне театр труппасы яңа төрле итеп күрсәтәчәк. Спектакльдәге кияү рольләрендә Кече театрның әйдәп баручы ир-ат артистлары катнаша.

14-15 сентябрьдә Мәскәү труппасы, Островский әсәренә нигезләнеп, “Не все коту масленица” комедиясен тәкъдим итәчәк.

Матбугат очрашуы барышында, Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов та “Дальше – тишина” әсәрен карарга җыенуы турында әйткән иде. Аныңча, бу әсәр тамашачыга заманында Камал сәхнәсендә куелган “Әни килде” спектакле кебек йогынты ясарга тиеш. “Әни килде”дән соң күпме кеше ата-анасының хәлен белеште, ул коточкыч тәэсир ясады, кешене үзгәртте. Кече театр алып килгән спектакльнең дә шундый булуына шигем юк. Бу труппа миңа якын. Алар килсә, яшьлегем, Мәскәү, даһи актерлар искә төшә”, – дигән иде актер.

Чулпан Гарифуллина 


Фикер өстәү