Мәскәү вәкиле сайлау участогында чиратны беренче тапкыр Татарстанда күргән

Мәскәү шәһәренең Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге президенты Алексей Махлай Константиновка бистәсендә 442 нче сайлау участогында кешеләрнең сайлауда катнашу өчен чират торганын күргән. Бу хакта ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

“Константиновкада 441, 442 нче участокларда 11 нче яртыда халыкның 24-25 проценты тавыш биргән. Мин беренче тапкыр 442 участокта хәтта чират торганын күрдем. Участокка өлкән яшьтәгеләр, оныклар, балалар белән килүчеләр бар. Күп кенә сайлаучылар белән сөйләштек. Кемгә тавыш бирәселәрен, үз кандидатларын беләләр”, – диде Мәскәү вәкиле.

Ул республикада төрле дәрәҗәләрдәге сайлауларда катнашканы булганын әйтте. “Бүген 7 сайлау участогында булдык. Эш ничек оештырылганын, тавыш бирү ничек барганын карадык. Барысында да комиссия әгъзалары белән аралаштык. Акыллы, үз эшен белгән, әзерлекле кешеләр. Яңа кешеләр дә бар”, – диде Алексей Махлай.

Алексей Махлай Казанда 143, 144, 19, Константиновкада 441, 442, һәм Питрәчтә 240 нчы сайлау участокларында булганын сөйләде. Аны 86 яшьлек сайлаучы таң калдырган. “143 участокта икенче катка таяк белән менә иде. “Минем янга киләбез” дигәннәр иде, “мин үзем барам” дидем. Аннары улы озата барам дигән. Ул, “юк, үзем барам” дигән. Ул миңа ничә ел тавыш биргәне турында сөйләде. Яшьләрне аның үрнәгенә иярергә өндәде”, – диде Алексей Махлай.

Ул авылларда азрак тавыш бирәләр, явка кичкә таба гына югарырак дигән фикер белән килешмәде. “Бүген Константиновка, Питрәч бу тезисны кире какты. Питрәчтә унберенче яртыга 26 проценты, 460 кеше инде килеп тавыш биргән. Бу алдан зур эш үткәрелгәне турында сөйли. Бу уңай нәтиҗә бирә”, – диде.


Фикер өстәү