Мәскәүдә яңа айфон дип шашалар. Ә Сез нәрсә өчен чират торырга әзер?

Телефон алганчы, чиратын көтәсе. Apple компаниясе сишәмбе көнне яңа смартфоннар тәкъдим итте. Россиядә әлеге телефоннар 18 сентябрьдән сатуга чыгачак. Иң кыйммәтле телефон (iPhone 11 Pro Max) 131,99 мең сумга төшәчәк. Замана җиһазын үлеп яратучылар инде чиратка баскан.  Интернет сату белән шөгыльләнүче сайтларда “айфон алу өчен чират сатам” яки “сезнең өчен чират торам” дигән белдерүләр пәйда булды. Чираттагы урынны 500 мең сумга  сатучылар да бар. Ә сез нәрсә өчен чират торырга риза?

Зөфәр Гыймаев, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе:

– Бәләкәйдән китап укырга ярата идем. Әмма әти-әнидән, китап алырга акча бирегез әле, дип сорарга нишләптер оялдым. Шуннан акчаны, чират торып, эшләп алу кәсебенә керештем. Ул чакта бит һәммә нәрсәгә чират иде. Ипигә дә, киемгә дә, башкасына да. Өлкәннәр иртәнге биштән-алтыдан басып, көне буе чират тора алмый. Балаларга кушалар, шуның өчен акчасын бирәләр иде. Сигез сәгать чират торып, ике сум акча эшләгән хәтердә. Бу акчаны дәреслекләр алуга тоттым. Ул заманнар кире кайтмасын иде инде. Кеше өчен дә, үзем өчен дә чират торасы килми. Соңгы модель айфон өчен чират торуны бөтенләй аңламыйм. Хәер, аңлыйм да… Шулкадәр артка чигендекмени соң без үсештә?

Илнур Әхмәтов, теш табибы:

– Гомеремә бер генә дә чиратта тормадым. Бәлки, сәламәтлек, бәхет өләшсәләр, мин чират торыр идем. Ә менә бүтән бер нәрсәгә дә исем китми. Юк белән вакыт уздырганчы, ул чират торасы вакытта кешеләргә ярдәм итәм мин. Матди кыйммәтләр түгел, рухи кыйммәт турында уйларга кирәк. Әйбер бүген бар, иртәгә юк.

 Гәүһәрия Галимова, пенсионер:

– Чиратта күп тордым. Элек бит ризык алганда сугышасы иде. Әле дә бер вакыйга хәтеремдә калган. Авылга ипи китерделәр. Чират зур, кешеләр талаша ук башлады. Минем алда торучы ир-ат кулы белән каты итеп күкрәк өлешемә китереп төртте. Аның авыртулары! Дәшмәдем. Елап йә талашып торсаң, өйдәге балалар ач кала. Әмма әнә шул авырту әле дә үзен сиздереп тора. Сөйгәнемне дә озак көттем. Гаилә коргач,  игезәк сабыйларым да бары 12 елдан туды. Тулай торак бүлмәсен дә көттем, фатирны да. Хәзер дә гел чират торгандай яшим. Ай башында – хат ташучы килгәнне, атна ахырында балалар, оныклар кайтканны көтеп гомерем уза.

Рәхинә Шакирова, Әтнә районының Кышлау авыл җирлеге башлыгы:

– Телефонга чират тору – дөрес нәрсә түгел. Мин моны рухи зәгыйфьлек, яклану, кешегә иярү дип кабул итәм. Гадәти телефон белән дә интернетка кереп, кирәкле мәгълүматны табып була. Бу кешеләр нәрсә белән шөгыльләнергә белмичә аптырыйдыр, күрәсең. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге мондый кәттә телефонның барлыгына берәү кулланып карамыйча, ышанмаячаклар. Бары яшьләрне генә кызыктырырга мөмкин ул. Тормышта  иң кирәкле әйбер – ипи һәм тоз, калганын исә икенче көнне дә сатып алырга була. Бүген булмаган әйберне иртәгә сатып алырга мөмкин.  Мин туңдырма яратам. Әгәр Совет заманындагы “эскимо”ны сатсалар, тәмен белер өчен генә булса да, чират торып карар идем. Телефон, машина, матди байлыклар мине кызыксындырмый.

Римма Бикмөхәммәтова, журналист:

Әти-әниләрнең Советлар заманында, чират торып, урындык, өстәл, хәтта, жирәбә салып, кышкы итекләр сатып алганын хәтерлим. Моны бүген күз алдына да китерү авыр, чөнки товарларга кытлык юк. Бар нәрсә дә бар кебек, әмма маркетологлар үз эшен оста башкара һәм кешеләргә тәэсир итә белә. Фәлән брендның яңа продукциясе чыкты, ул фәлән мөмкинлекләргә ия, яки, иртәгә саны чикләнгән кроссовкалар сатуга чыга, алырга ашыгыгыз, дигән шигарь белән кешеләрне котырта. Һаман шул кармакка каба. Кеше, мәсәлән, яңа ризыкка да чират торырга әзер. “Марвел” киноларын беренче булып карадык дигән сүзне әйтер өчен билетларга чират тора алалар. Реклама, бренд корбаннары. Үзем бик мөһим булган дару алыр өчен Казанны айкап чыгып, аннары даруханәдә зур чират торып алганымны гына хәтерлим. Белмим, бәлки, изге урыннарга бара алган очракта, Кәгъбәтулланы күрер, аны тотып карар өчен чират торырга әзер булыр идем.


Фикер өстәү