Мал-туарга нәрсә ашатсаң отышлы? Кышка запас әзерләү шәхси хуҗалыкларга ничә сумга төшә?

Каз-үрдәк, сугым өмәләре башланганчы авыл халкы бераз гына булса да җиңел сулап куя ала. Бакчадагы яшелчәләр урнаштырылды, абзар өсләре печән белән шыплап тулды, келәттәге зур-зур ларларга да ашлык салынды. Терлек асраган кешегә кышка азык әзерләү әнә шулай мәшәкатьле дә, чыгымлы да, җаваплы да эш инде ул.  

Республика халкы терлекләрен нинди азык белән сыйлый? Кышка запас әзерләү шәхси хуҗалыкларга ничә сумга төшә? Малкайларга нәрсә ашатсаң отышлы? Без әнә шул хакта белештек.

Ашлык – келәттә, кайгы юк йөрәктә 

Буа районының Яңа Чәчкап авылында яшәүче Хөрия Җиһаншина шәхси хуҗалыгында ике сыер асрый. Аның тагын 6 айлык һәм 1,5 яшьлек бозавы бар.

– Хәзер терлек асрау бик авырлашты. Өч ел элек арпаны 6 сумга алып булса, хәзер 8-9 сумга саталар. Ә бит терлеккә бодае да, борчагы да кирәк. Без инде кайсының бәясе арзанрак, шуны алырга тырышабыз, – ди ул. – Печәннең кечкенә төргәге – 1200, зурысы 1500 сум тора. Сау-сәламәт, аппетиты яхшы булган сыер аны бер атнада ашап бетерә. Шуннан күпме кирәклеген үзегез чамалагыз инде. Чыгымы күп, кереме аз. Сөтне арзан бәядән алалар.

Хәер, шул ук вакытта Хөрия апа фермерларның да хәлен аңлавын әйтә. Энесе фермер булгач, барысын да яхшы белә.

– Малларга ризыкны азмы-күпме аннан алып кайта идек. Акча сорамыйм, дисә дә, хезмәтен күргәнгә, бушлай алырга яхшысынмыйм. Күпме тырышлык куеп һәм чыгым чыгарып үстергән икмәкләрен бушка бирәселәре килми, әлбәттә. Узган ел көзге бодайлары бөтенләй тишелмичә, әрәм булып җирдә калды. Ашлык кыйммәт булгач, халык хәзер бакчасында чөгендер, печән чәчәргә тырыша. Мин үзем 20 буразна бәрәңге янына печән, 20 буразна азык чөгендере чәчтем, – ди ул.

Хөрия апаның авылдашлары шикәр чөгендере дә чәчә икән. Буш яткан участокларга яки бәрәңге утыртмый башлаган бакчаларга берничә гаилә татлы тамыразык утырткан. Көзен алар берләшеп, бер-берсенә өмәгә йөри, ди. Шуннан соң чөгендерне шикәр заводына җибәрәләр.

– Алар, үзләре әйтүенчә, 5-6 тонна чөгендердән 10 капчык шикәр алалар. Кеше шулай акрынлап бәрәңгедән китеп бара. Быел бик уңды бит анысы да. Кая куярга белми аптыраучылар да бар. Малларга ашатырга да куркынычрак инде. Пешереп ашатсаң гына яхшы дип беләм. Шикәр чөгендерен дә бик аз гына бирергә ярый. Сары төстәге азык чөгендерендә шикәр күбрәк була. анысын симертүгә куелган үгезләргә бирсәң әйбәт, – ди ул.

Татарстанның башка районындагылар кебек үк, буалыларның күпчелеге  җирләрен җирле хуҗалыкка арендага биргән. Быел биредә пайчыларга 2 центнер бодай, бер төргәк салам, ике төргәк печән бирелгән. Анысы да тамак кынамы, күз дә туярлык түгел.

– Бу күпмегә генә җитә инде? Халыкның күпчелеге, элеккеге гадәт буенча, мал тотса да, файдасын күрми. Элек, колхозлар, фермалар булганда, җае туры килгәндә, шуннан бераз үзенә дә өлеш чыгарырга тырыша, ничек тә җайлый иде. Хәзер барысын да сатып алырга туры килә.

Фураж, силос, печәннән тыш, бу якларда малларга кабак ашаталар булып чыкты.

– Иии, кабакны бик ярата маллар, – ди Хөрия апа. – Безнең авылда бер апа сарыклар асрый. Ул: “Сарыклар ярып биргән яшелчәнең тышын гына калдырып, ашап бетерәләр”, – ди. Күршебез Зөлфәт аны арпа белән пешереп, үрдәкләренә дә ашата. Үгез, сыерларга да бирәләр, ләкин сөтлебикәләргә кабакны күп ашатырга ярамый. Сентябрьдән алып декабрьгә кадәр чөгендер ашатабыз. Кабакны гыйнвар, февральдә дә бирәбез әле. Моннан тыш, бәрәңге дә бирәбез.

Спас районының Ким авылында яшәүче Равия Абдрахманова да быел сыерларын киметеп, бергә генә калдырган. Сөтлебикәдән тыш, атлары, үгезләре һәм сарыклары бар. Пай җирләрен исә сатып җибәргән булганнар. Фермада эшләгәч, акмаса да, тамып тора, ди үзе.

– “Авангард” агрохолдингыннан арпа сатып алдык. Аның килограммы 7 сум иде. Кыйммәт түгел бу. Печәнне дә арзанракка, бер зур төргәкне 1 мең сумга бирделәр. 38 рулон кайтарттык. Моннан тыш, 3әр тонна бодай һәм арпа сатып алдык. Ирем, печән, ашлык өчен дип, пенсиядә булса да, җәй көне эшкә чыкты. Мал асрауның файдасы юк дип әйтеп булмый. Сөтне 23 сумнан тапшырабыз. Коелган алма, саргайган кыяр – берсе дә әрәм булмый. Барысын да малларга бирәбез. Азык чөгендере дә утыртабыз, – ди ул.

Сыерларга да “ит” урынына – яшелчә 

Халык белән сөйләшкәч, хәзер күпләр чөгендер, бәрәңгегә күчә баруын аңладык. Тик алар фуражны алыштыра аламы соң? Яшелчәләрне кайсы вакытта һәм күпме күләмдә биргәндә яхшы? Әлеге сорауларны без  Татарстанның атказанган мал табибы Мөхәммәт Шәрәфиевкә бирдек.

– Без үзебез сентябрь, октябрьдә иртә-кич 12 литрлы чиләк белән бәрәңге һәм печән (клевер, люцерна) бирәбез. Әлегә фураж ашаткан юк. Сыерларның сөте кимү түгел, киресенчә, артты гына. 3-4 айлык буазы булган сыер 18–20 литр сөт бирә. Бәрәңгедәге крахмал организмга кергәч, шикәргә әйләнә. Аның бернинди дә зыяны юк, бары тик чамасын гына белергә кирәк. Аны пешереп мәшәкатьләнергә дә кирәкми. Симертәсе малга гына фураж белән бергә пешереп бирергә мөмкин. Бары тик кояшта ятмаган һәм үрмәгән булуы гына кирәк. Чөгендер дә сыерның сөтен арттыра. Соңгы елларда Арча районында да кешеләр моңа игътибар бирә башлады. Бездә халык әлегә фураж ашатмый, печән белән чөгендер генә бирә. Көз алган яшелчә гыйнвар-февральгә кадәр җитә ул, – диде Мөхәммәт абый.

Ә менә шикәр чөгендерен сак кына бирергә кирәк икән. Күләмен арттырып җибәргәндә, мал эче китеп җәфаланырга мөмкин. Хәер, шикәр чөгендерендә генә түгел, чама хисен һәрнәрсәдә дә онытмаска кирәк. Бәрәңгене көненә – 12 литрлы чиләк белән ике тапкыр, ә чөгендерне 30 килограммнан да арттырмаска кирәклеген әйтте Мөхәмммәт абый. Халык костер печәнен ашатмаска тырышсын иде, ди. Аның урынына клевер, люцерна бирергә киңәш итә. Чөнки әлеге үләннәрне сыерның ашказаны яхшы үзләштерә, ул картаймый.

Мал асрау бик чыгымлы дигән кешеләргә дә ул күбрәк чөгендер, бәрәңге  утыртырга кирәк дип саный. Быел бодайның килограммы 15 сумга кадәр җитте. Ә яшелчә ашаткан очракта, ашлык бераз янга кала, ди ул.

– Әгәр хуҗалык үзенең пай җирендә клевер, люцерна үстереп, шуны алып кайтып ашата икән, көзге айларда малларга фураж да бирергә кирәкми. Аны бәрәңге беткәч кенә ашата башларга кирәк. Фураж сөтне дә артык арттырмый. Кеше организмына итне эшкәртү ничек авыр булса, сыерга да шулай ук. Шуңа күрә чөгендер үстерү отышлы дип саныйм. Курыкмыйча утыртырга кирәк. Менә дигән азык була ул, – диде белгеч.

Аздан аз кала, күптән күп була

Күпләп терлек тоту отышлымы? Бу сорауга без җавапны алда сөйләшкән әңгәмәдәшләребез белән дә эзләдек. Әлеге мәсьәләгә карата фикерләрнең төрле.

Мал асрау, 5-6 сыер тоту – безнең үзебезгә дә якын тема. Авылда яшәүче якыннарыбыз бүген алты сыер сава. Моннан тыш, берничә үгезләре, бозаулары, дүрт дистәгә якын сарыклары бар. Һаман саен булмаса да, бу сорауны мин ара-тирә аларга да биргәлим. Августта ишегалдына кайтарып аударылган 10 тонна ашлыкны келәткә ташыганда да әлеге сорауны кат-кат бирдем. Шушы кадәр чыгым түгеп, нигә җәфаланасыз, янәсе. Аларның исә үз туксаны-туксан: күпләп асраганда, мал тотуның файдасы бар.

– Бер генә сыер асрасаң, сөте үзеңнән артмый. Аның кереме дә юк. Ә ишле мал булганда, файдасы бар. Җәй көне сөт сатып, өч ай дәвамында 50шәр мең сум акча алдык. Калган айларда уртача 30 мең сумлык сөт сатылды. Ел башыннан 3 үгез суйдык. Алардан 230 мең сум керде. Әле тагын  ун сарык саттык. Һәрберсе уртача 6-7 мең сум тора. Каз-үрдәк үстерәбез, тавык асрыйбыз. Аларны да, сораучы булса, сатабыз. Балаларга күчтәнәчкә дип тә сөенә-сөенә биреп җибәрәм. Йомырка саткан юк. Авылда дистәсен 50-60 сумга саталар. Башка елны бройлерлар яхшы була иде. Быел начар булды, үсмәделәр. Чыгымга гына булды анысы, – дип тезеп китә әни, минем теге җөмләмә җавап итеп.

Хәер, чыгымы да күп. Хәтта ки бик күп. Мәсәлән, 4-5 урыннан печән чаптыру, түкләтү, аны кайтарту 40 мең сумга чыккан. Фермердан тагын берьеллык үлән сатып алганнар. Анысы өчен 10 мең сум түләгәннәр. 85 мең сумга арпа алганнар. Болары физик хезмәтне санамаганда. Анысы да акча белән исәпләнсә, хәйран гына сумма килеп чыгар иде. Тик… боларны әнигә әйтергә ярамый, чөнки анысы исәпкә кермәгән.

Арча районының Мөндеш авылында яшәүче фермер Хәлим Гарипов та үз җирләре булганда мал тоту отышлы дип саный.

– Үз акчабыз үзебезгә җитеп бара. Чиста табыш та керә. Быел без 1100 тонна сенаж, 500 рулон печән әзерләдек. Ашлыгы да җитәрлек булды. Быел терлек азыгы узган елгыга караганда яхшырак. 30 сутый җиргә бер елны кабак утырткан идем. Аннан 10 тонна уңыш алдык. Көзен шуны ашаттык. Узган ел азык чөгендерен чәчтек. Ул да яхшы чыкты. Шул ук басуга быел бәрәңге утырттык. Монысында да оттык. Уңышы бик әйбәт булды. Эресен ашарга алдык та, калганын сөтләре кими бишлагач, терлеккә ашатырбыз, дип торабыз. Маллар әлегә көтүдә йөри бит. Яшел масса да кайтып тора. Шуңа күрә башка тәмле сыйларны кышка калдырабыз. Үз җирләребез, техникабыз булгач, отышлы, әлбәттә. Сөтне 21 сум 50 тиеннән алалар. Сыер башы арткан саен, җирне арттыра бардык. Техникаларны җайладык. Элек: “Уртача сөт бирә торган сыерны кыш чыгарыр өчен 1 тонна печән, 1 тонна салам, 1 тонна фураж кирәк”, – дип әйтәләр иде,  – ди ул.

Үзләреннән артканын авылдашларына, пайчыларына да биргәннәр. Башта арпаның килограммын 7-8 сум 50 тиенгә сатсалар, соңрак ашлык бәясе 9 сумга күтәрелгән. Бер пайга 2 түк печән, 3 рулон салам һәм ашлыклата түләгәннәр. 5,5 гектарга 4 мең 500 сум исәбеннән биргәннәр.

Авыл кешесе соңгы елларда санарга да өйрәнеп килә. Моңарчы мал тотуны гадәти шөгыль дип санасалар, хәзер инде чыгымы белән керемен чагыштырып караучылар да арта. Беренчесе артык булганда, абзарын буш тотучылар да аз түгел. Кайчан да булса, бәлки, кереме дә артыр. Әмма малны бер бетергән кеше кабат бу эшкә алынырмы?

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү