Мамадышта Нократ яр буенда ачык һавада бию мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Тиздән Мамадышта ачык һавада бию мәйданчыгы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов ачык дискуссия вакытында хәбәр итте, дип яза «Нократ» газетасы.

«Мамадыш» совхозы поселогы мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Иванов һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Ринат Садыйков белән очрашканнар.

Әлеге очрашу кысаларында төрле темалар күтәрелә, шуларның берсе Нократ ярында,, «Яшьлек» скверы артында, бию мәйданчыгы төзүгә багышлана.

Шулай ук җитәкчеләр яшьләр үзәген төзү турында да фикер алышкан. Үзәк төрле күңел ачу чараларын үз эченә алыр дип планлаштыра: яшүсмерләр клубы, тир һәм башкалар.


Фикер өстәү