Марат Әхмәтов Актанышта «Авыл яшьләре» республика авыл спорт уеннарының финалын ачачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җомга көнне, 13 сентябрьдә, «Авыл яшьләре» республика авыл спорт уеннарының финалын ачачак. Бу хакта  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Актаныш районында 10 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Авыл яшьләре» ХІ җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары уза.

Финал ярышлары аркан тарту, мас-рестлинг, милли спорт көрәше, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча узачак, дип аныкладылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Авыл спорт бәйрәме программасына шулай ук сыер савучылар – машина белән сыер савучылар һәм механизатор-тракторчылар ярышлары да кертелгән.

Актаныш муниципаль районы администрациясе мәгълүматларына караганда, ябылу тантанасы район үзәгендә 14 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә Үзәк стадионда узачак. Шунда ук ярышларның барлык төрләре буенча да җиңүчеләр бүләкләнәчәк


Фикер өстәү