Марат Әхмәтов: “Мин әлеге вазыйфадан оялмыйча китәм”

Бүген Буа районы башлыгы Марат Җәббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Татарстан Президенты бу турыда указ имзалаган. Хезмәттәшләренә аны республиканың премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул Марат Җәббаровның министрлык өчен ят кеше түгеллеген ассызыклады. (Районга киткәнче, 2013-2017 елларда, Марат Җәббаров министр урынбасары булып эшләгән иде. – “ВТ”)

– Марат Азатович эш карьерасында төрле вазыйфалар башкарды. Ул барлык эштә тә үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Әлеге тәҗрибәләр аңа яңа эш урынында да ярдәм итәр. Министрлык каршында зур бурычлар тора. Уртак тырышлык белән аларга үтеп чыгарбыз дип уйлыйбыз, – диде ул.

Моңа кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгын 20 ел җитәкләгән Марат Әхмәтов VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайланды. Хөкүмәт башлыгы аңа рәхмәт белдерде һәм эш урынында уңышлар теләде.

– Марат Готович 1999 елның маеннан авыл хуҗалыгы тармагы белән уңышлы җитәкчелек итте, аны үстерүгә зур көч куйды. Хәзерге вакытта ул Дәүләт Советына депутат итеп сайланды. Аның зур тәҗрибәсе, профессиональ сыйфатлары алга куелган бурычларны уңышлы узарга ярдәм итәр дип уйлыйм. Марат Готович, Сезгә яңа эш урыныгызда уңышлар телим, – диде Алексей Песошин.

Шуннан соң сүзне Марат Әхмәтов алды.

– Старт булган җирдә финиш та була. Озын, бәлки, катлаулы да юл узарга туры килде. Ләкин минем язмышым шундый: бөтен эш урынымда да озакка тоткарланам. 15 ел районда эшләдем. Аннан киткәндә бик авыр иде. Министр кoнәфиенә утырганда кул да биреп исәнләшмиләр иде… Марат Азатовичка  бу диварлар таныш булса да, миңа аның күңел халәте таныш. Ул чагында ук коллективка бик тиз кереп киткән иде. Ә команда тәҗрибәле, көчле, яхшы. Зур эшләр башкарырга сәләтле. Сезнең барысы да килеп чыгуына бер шигем дә юк. Миңа исә үз-үземә бәя бирү авыр. 20 ел аз вакыт түгел. Шушы вакыт эчендә бик җаваплы, катлаулы юл уздык. Шунысы бәхет: авыл хуҗалыгы тармагы ике Президент вакытында да өстенлекле булды. Бер-беребезне аңлап эшләдек.

Мин әлеге вазыйфадан оялмыйча китәм: республиканы зур икмәк белән калдырам. Ашлык күләмен 4,5 миллион тоннага тутыра алсагыз, яхшы запас була. Проектларыбыз да уңышлы эшләп килә. Шуңа күрә бүген без авыл хуҗалыгын эшләнеп җиткән дип саныйбыз. Безгә алга таба үсәргә генә кирәк. Мине дә уздырып үссәгез иде, – диде һәм озак еллар кулга-кул тотынышып эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен белдерде, уңышлар теләде.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү