Марат Җәббаров: «Киләчәктә тагын да күбрәк фермер хуҗалыгы оештыру нияте бар»

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Президент Рөстәм Миңнехановның VI чакырылыш Дәүләт Советына Юлламасына карата фикере белән уртаклашты.

– Президент Юлламада тирән анализ ясады. Авыл хуҗалыгы тармагында продукцияне читкә чыгару, кооперация мәсьәләләре бүген дә актуаль булып кала бирә. Мәйданнары бер үк булган районнар арасында акча кереме буенча аерма чынлап та бар, – ди министр. – Саба һәм Балтач районнарының акчалата кереме Кама Тамагы, Баулы, Әгерҗе һәм Алабуга районнарының тулаем кеременә караганда күбрәк. Шушы мәсьәләгә аерым игътибар бирәсе булачак. Әлеге районнардагы инвесторлар белән ныклап эшләргә кирәк. Киләчәктә тагын да күбрәк фермер хуҗалыгы оештыру нияте бар.


Фикер өстәү