Марат Җәббаров Татарстанның авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде

Марат Җәббаров ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләнде.

Аның кандидатурасын VI чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында депутатларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

“Барлык вазифаларда Марат Азат улы үзен булдыклы җитәкче итеп күрсәтте. Авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә зур игътибар юнәлтте. 2011 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре мактаулы исем бирелде. Ышанам: бу тәҗрибә аңа алдагы эшендә уңышлар бирәчәк”, — диде Хөкүмәт Рәисе. Депутатлар бертавыштан Марат Җәббаров кандидатурасын хуплады.

Марат Җәббаров программалар формалашканын, элекке программалар сакланганын әйтте. “Юлламада яңгыраган экспорт мәсьәләләренә килгәндә, эре эшкәртү предприятиеләре белән эш алып барабыз. Алар халыкара компанияләр белән фикер алыша”, — диде.

“Крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итүгә килгәндә, грантлар сакланган. Министрлык аларның үсешен контрольдә тота. Инвесторларның һәркайсы белән аерым очрашачакбыз. Аларның күзаллауларын тыңлаячакбыз. Тагын инвесторлар эзлибез”, — дип кыскача эш планы белән бүлеште Җәббаров.

"Татар-Информ"

Фикер өстәү