Мидхәт Шаһиәхмәтов: сайлауга әзерлек буенча зур эш башкарылды

Татарстанда иртәнге сәгать җидедә 2811 сайлау участогы ачылды. Республика халкы кичке сәгать сигезгә кадәр тавыш бирә ала. Бу хакта бүген бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов җиткерде.

“Үзем иртән иртүк барып сайладым инде. Участокларда бәйрәм кәефе хөкем сөрә, халык килә. Әзерлек буенча зур эш башкарылды, – диде ул. – Парламенттан тыш, 41 районда өстәмә сайлаулар уза. Аларда җирле үзидарә органнарына 198 депутат сайлана. Сайлау эшендә 21 меңнән артык комиссия хезмәткәре катнаша”.

Билгеле булганча, үзенә җайлы участокта тавыш бирү өчен быел Татарстан “Мобиль сайлаучы” дип аталган механизм тормышка ашырылды. Мондый мөмкинлектән 32 меңнән артык кеше файдаланган.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда 16 меңнән артык күзәтүче эшли. 470тән артык журналист аккредитация алган.

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза.

Фикер өстәү