Мидхәт Шаһиәхмәтов: «Сайлау алды кампаниясе республикабызда яхшы оештырылды»

Республикада сайлау алды кампаниясе яхшы оештырылды, барысы да тыныч үтте. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әнә шулай диде.

Мидхәт Шаһиәхмәтов, интернет челтәрендә чыккан хәбәрләр турында да әйтте. “Социаль челтәрләрдә фейк хәбәрләр таралды, аларның барысы да җентекләп тикшерелә, аларга хокукый яктан бәя бирелә. Кызганыч, фактлар түгел, ә хискә бирелүчеләр дә бар”, – диде ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, тавыш бирүнең төгәл мәгълүматлары иртәгә иртә белән билгеле булачак.


Фикер өстәү