Михаил Виноградов Татарстанда узучы сайлауларда җитешсезлекләр булмавын әйтте

Россия төбәкләрендә сайлаулар барышын күзәтүче “Петербургская политика” фонды рәисе Михаил Виноградов Татарстандагы сайлауларда җитешсезлекләр булмавы турында сөйләде. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

“Татарстанда сәяси система бик нәтиҗәле алып барыла, ниндидер җитешсезлекләр булуын без күрмәдек. Сайлауларга күп кеше килү – көтелгән вакыйга. Тавыш бирергә килегез дип, басым ясаулар булмады. Бу нәтиҗәләр республика өчен табигый хәл”,–- диде ул.

 


Фикер өстәү