Мобиль поликлиника бар авылга да килерме?

Авылда яшәүчеләргә диспансеризация тикшерүе үз җирлекләрендә,  “мобиль поликлиникалар”да оештырыла башлады. Аның өчен республикага дүрт автомобиль сатып алынды. Шушы көннәрдә Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе белгечләре Буа районы халкының сәламәтлеген тикшерү белән мәшгуль. Күчмә  автомобиль атна дәвамында Иске Суыксу авылында эшләде.

Белгечләр халыкны Иске Суыксу авылы янәшәсендәге авыллардан да кабул итте. Махсус автомобильне фельдшер-акушерлык пункты бинасы янына урнаштырганнар.

– Безнең өчен яңа хезмәт бит әле. Тәтештәге тәҗрибәне өйрәнгәч, бераз үзгәрешләр керттек, – ди Буа районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәмирханов. – Без бу юлы хроник чир белән исәптә торучыларны гына карарга булдык. Алар ел саен табибка күренеп торырга тиеш. Ә монда шәһәрдән кардиолог, невролог, офтальмолог, кан тамырлары хирургы, гинеколог, урологлар үзләре килде.

Дөрес, хроник чире булмаса да, шәһәр табибларына күренергә теләүчеләрнең берсен дә кире бормаганнар. Авыл фельдшерлары эштә тоткарлык булмасын өчен һәрбер тикшеренүченең медицина карточкасын алдан әзерләп куя. Авыруны кардиолог янына медпунктта электрокардиограмма уздыргач кына кертәләр. Ул  элеккеге ЭКГ белән яңасын чагыштыра. “Күчмә поликлиника”да бәвел, кан анализларын алып, тиз арада ачыклау мөмкинлеге бар. Бер көнне муен кан тамырлары торышын УЗИ аша тикшергәннәр. Рөстәм Әбрар улы аңлатуынча, районда йөрәк-кан тамырлары системасы чирләре белән  авыручылар байтак. Кайсы инсульт кичергән, кемнеңдер аягындагы кан тамырлары варикозы киңәйгән. Кан тамырлары атеросклерозы белән авыручылар да бар. Алар гадәттә кан тамырлары авырулары хирургына күренергә Казанга йөри. Операция ясатырга кирәк булса да,  башкалага чыгып китәләр.

– Аяк кан тамырлары варикоз киңәюе өзлегүгә китерә, тромбофлебитка әйләнеп, үпкә кан тамырларында тыгылырга мөмкин. Бу – бик куркыныч. Вакытында тикшеренергә, табиб киңәш итсә, операция ясатуны сузып йөрмәскә кирәк, – ди баш табиб. – Уролог-гинекологка да күбрәк моңа кадәр операция ясаткан кешеләр килде. Алар да белгечтә даими күренеп торырга тиеш.

Күз авырулары белгече республика офтальмология клиник хастаханәсеннән килгән.  Ул чире азганнарга кабат тикшеренергә юллама бирә. Озак еллар дәвамында дару эчүчеләрнең кайберсенә препаратны башкага алмаштырырга яки микъдарын үзгәртергә киңәш иткәннәр. Бронхиаль астма белән авырган бер  пациентны,  диспансеризациядән соң, дәваланырга район үзәк хастаханәсенә салганнар. Шәһәр белгечләре Иске Суыксуда 484 кешене караган. Төрле авырулардан интегүчеләр икешәр-өчәр белгечкә күренгән.

Иске Суыксу авылы фельдшер-акушерлык пункты модуль технологиясе белән 2013 елда салынган. Шунда ук стоматолог кабинеты ачканнар. Ул көнне дә, стоматолог эшлиме икән, дип кызыксынучылар шактый булды. Әлеге белгеч, районда да эшчәнлек алып барганга, авылга көн дә килә алмый. Аңа алдан язылып куялар.

– Иске Суыксу авылы халкы бик тырыш, алар көндез гел эштә. Фельдшерга да күбрәк кичке якта мөрәҗәгать итәләр, – ди Рөстәм Сәмирханов. – Күрәсең, чирләре шул вакытта үзен сиздерә башлый. Буада 2011 елдан кан тамырлары авырулары үзәге эшли. Инфаркт ише катлаулы очраклар булганда  хасталарны КФУ медсанчастенә озатабыз.

Иске Суыксудан Гөлфия ханым, маммолог, онкологларны да китерә алмаслармы икән, дип сорады. Баш табиб әйтүенчә, аларга күренү өчен башта махсус тикшеренүләр узарга кирәк. Монда андый шартлар юк. “Тикшеренүне район поликлиникасында  үтәргә мөмкин. Колоноскоп, ФГДС, УЗИ, томография тикшеренүләре үткәрәбез. Элек онкологияне ачыкларга Казанга җибәрә идек. Хәзер төрле җиһазлар ярдәмендә үзебез төгәл диагноз куябыз”, – ди Рөстәм Сәмирханов.

Авыл кешеләрен диспансеризациягә район үзәк хастаханәсе микроавтобусы йөртә. Берьюлы 16шар кешене утырту мөмкинлеге бар. Кайбер авыллардан алып килүне җирле үзидарә башлыклары үзләре  оештырган.

Иске Суыксуга Яңа Тинчәле авылыннан да бер төркем апалар килеп төште. 73 яшьлек Наилә апа Габдуллина белән сөйләшеп алдык. Ул озак еллар мәктәптә эшләгән. Егерме елдан артык аяклары авырта икән, берничә тапкыр  операция дә ясаткан. “Казан табиблары киләсен алдан әйткәннәр иде. Көтеп тордык. Ирем алданрак килде, аның бөере авырта, – ди Наилә апа. – Тикшеренергә шәһәргә чыгып китәсе булмады. Район хастаханәсе, республика клиник хастаханәсе табибларына күренеп торабыз. Алар белән сөйләшкәч, тынычланып каласың. Авылдагы шәфкать туташлары Гөлсинә Җамалетдинова, Фәния Вәлиевадан да уңдык. Кайчан чакырсак та, килеп җитәләр, үз эшләрен бик беләләр.

– Фельдшерларыбыз һәрчак безнең янда. Гел районга, шәһәргә чыгып китеп булмый, – ди Руфия апа Шәрәфетдинова. Ул да – Яңа Тинчәледән. – Ирем – инвалид, йөрәгенә операция булды, аннары инсульт кичерде. Буа районы табиблары аны аякка бастырды. Хәзер йөри ала, үзен карый, белгечләргә рәхмәттән башка сүз юк.

– Әби-бабайларны кадерләргә, сәламәтлекләрен кайгыртып торырга  кирәк. Алар – авылның тоткасы. Яшьләр,  эш юк дип,  шәһәргә китә. Өлкәннәр йөри алганда нигезне ташламый. Тагын унбиш-егерме елдан авылда кем яшәп калыр, йозаклы капкаларны ачып керүче булырмы? – дип борчылуын белдерә Яңа Тинчәле авылы фельдшеры Фәния Вәлиева.

Чуаш Кищакида яшәүче Валентина түти Кильдюшова  милләте буенча – чуаш, татарча бик иркен сөйләшә. “Тикшеренергә машина белән алып килделәр. Колагым начар ишетә, – ди ул. – Анысы түзәрлек, кан басымым күтәрелә, йөрәк авырта, ике ел элек хастаханәдә ятып чыктым. Олыгайгач, чирләр баса икән,  сөйләп бетерә торган түгел…” Валентина түти,  авырса да, кул кушырып утырмый, курчаклар тегү белән шөгыльләнә. Кул эшләнмәләрен якыннарына бүләккә өләшә. “Эшләмәсәм, тик торсам, авырыйм мин, шөгыль, хәрәкәт чирләрне оныттыра”, – ди ул.

Иске Суыксу фельдшер-акушерлык пунктында өч шәфкать туташы – Гөлшат Булатова, Лилия Хәйбуллова, Гөлүсә Сираҗева эшли. “Югары кан басымын ничек төшерим, аяк сызлавын ничек басыйм, дип киңәш сораучылар байтак, – ди фельдшер Лилия Хәйбуллова. – Борчылмаска, авыр күтәрмәскә, салкын тидермәскә, дип өйрәтәбез. Авыл кешесен үзегез беләсез инде, аның эше, мәшәкате күп, үзе турында уйларга вакыты юк”.

– Бу көннәрдә сезгә халык төрле авыллардан агыла гына, эшебезне арттырдылар дип уйлыйсызмы? –  дип сорыйм Лилиядән.

– Авыл кешесенең тикшеренү үтүенә сөенәбез генә. Кайчан шәһәр табибына күренерләр иде әле. Һава торышы да яхшы булды, – ди фельдшер.

Сентябрь аенда 65 яшьтән узган ялгыз, мөмкинлеге булмаган өлкәннәрне дә авылдан район үзәк хастаханәсе поликлиникасына тикшеренергә махсус машинада алып килә башладылар. Һәр районга “Демография” илкүләм проекты буенча автомобильләр сатып алынды.

– Аның да механизмын эшлибез. Графикны алдан төзесәк тә,  үзгәртергә туры килә, – ди Рөстәм Сәмирханов. – Кемдер санаторийга киткән яки хастаханәдә ята. Эшне башлаганда кыенрак инде, аннары бер эзгә төшәчәк ул.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү