Мәктәп укучылары Казан хосписы файдасына 286 мең сум җыйган

Казан, Яшел Үзән һәм Лаеш районы мәктәпләрендә укучылар Казан хосписы файдасына 286 мең сум акча җыйганнар. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Анжела Вавилова исемендәге фонд Казан хосписында тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән өченче ел инде хәйрия акциясе үткәрә. “Беренче сентябрь флешмобы”ның асылы гади: бер сыйныфтан бер гомуми чәчәк бәйләмен сатып алу, ә Белем көне уңаеннан чәчәк бәйләме аласы урынга, букет бәясенә тигез күләмдә акчаны авыру балалар өчен күчерү.

Акциянең «Игелек шиңмәс» дигән девиз белән уза. Бу уку елында аңа Казан, Яшел Үзән, Сокуры мәктәпләреннән 30 сыйныф укучылары, ата-аналар һәм педагоглар кушылды. Хәйрия акциясендә  барлыгы 275 827 сум акча җыелды, диелә хәбәрдә.

 


Фикер өстәү