Нефтьче – абруйлы һөнәр

Татарстан Президенты, В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнехановның Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән эчкерсез тәбриклим! Сез инде күп дистә еллар дәвамында илебездә яшәүче миллионнарча кешенең йортына яктылык һәм җылылык алып киләсез. Сезнең көндәлек авыр хезмәтегез Россиянең социаль-икътисади үсешен билгели, аның энергетик иминлеген гарантияли. Шуңа күрә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненең халык тарафыннан аеруча яратып кабул ителә торган һөнәри бәйрәмнәрнең берсенә, ә нефтьче һәм газчы һөнәренең илебездә иң абруйлы һөнәрләрнең берсенә әйләнүе очраклы түгел.

Быел республика шулай ук “Җәлилнефть” нефть-газ чыгару идарәсенә 60 ел, “Ямашнефть”кә – 50 һәм  “Транснефть-Прикамье”  компаниясенә 70 ел тулуны билгеләп үтә. Без Татарстанның нефть-газ сәнәгатен булдыру тарихын, легендар исемнәрне һәм тармак ветераннары казанышларын беркайчан да онытмаячакбыз.

Хезмәтегез һәм Татарстан Республикасын үстерүгә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт!

Сезгә бәхет, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим.

Бәйрәм белән!

 


Фикер өстәү