Ни өчен яңа елны Казанда үткәрәләр?

Яраттырырга өйрәнеп бетте Казан. Әле шушы араларда гына туристларның аңа милли аш-сулары өчен мөкиббән китүләре ачыкланса, инде башкалабыз “ТурСтат” порталы төзегән рейтингта Яңа ел каникулын уздыру өчен иң шәп шәһәрләр бишлегенә кергән әнә.

Интернет аша үткәрелгән сорашып-белешүдә катнашучылар, Кыш бабайның “туып үскән җире” Великий Устюгны да санга сукмыйча (рейтингта унынчы булып калган), Казанны бишенче урынга чыгарган. Беренче – Мәскәү. Байкал һәм Себер – икенче, Санкт-Петербург – өченче, Сочи һәм Красная Поляна курортлары дүртенче урынга чыккан.

Сентябрь беткәндә, һәр ел саен әнә шулай әкренләп кенә Яңа ел “исе” килә башлый. Рейтинглар төзелә, җәмәгать урыннары, кибетләр әкренләп кенә якынлашучы иң матур бәйрәм рухын сиздерә башлый. Нәрсә генә дисәк тә, балачактан күңел түренә кереп утырган “яңа ел” сүзе үзе генә дә ничектер күңелне күтәреп җибәргәндәй тоела шул. Ә инде ике, хәтта өч ай кала башланып китә торган бәйрәм алды бизәлешен әйтеп тә торасы юк.

Бигрәк тә соңгы елларда Яңа ел алдыннан Казанның үзәк урамнарында, Кремль яр буенда әкияттәгедәй могҗизаи матурлык тудырыла. Әле кайчан гына, әйтик, Кремль яр буеның шуның кадәр гүзәлләнүен күз алдына да китерми идек. Хәзер кышын-җәен халыкның иң яраткан күңел ачу урыннарыннан берсенә әйләнде ул. Җәен биредәге чәчәк түтәлләренә, Яңа ел алдыннан калкып чыгучы мәһабәт боз тауларына гына булса да сокланмыйча калган кеше юк.

Туристларга меңьеллык шәһәр урамнары буйлап атлау гына да ни тора! Ә инде аңа Яңа ел матурлыгы да килеп кушылса… Әйе, кунакларыбызга үзебезне яраттыру өчен күп эшләнелде. Аларга хәзер башкалабыздагы тарихи ядкәрләр белән генә хозурланып калмыйча, борынгы Болгар, Свияжск тарафлары белән танышып кайту мөмкинлеге дә ачылды бит әле. Югыйсә әле моннан дистә еллап чамасы элегрәк кенә Татарстанда туризм өлкәсен үстерү турында зурдан кубып сөйләшүче юк та иде диярлек. Ә хәзер ул бездә икътисадны үстерүнең иң мөһим тармакларыннан берсенә әйләнеп килә.

Яшерен-батырын түгел, Болгар һәм Свияжcк шәһәрчекләре төзекләндерелә башлагач, хәтта үзебезнең арада да бу эшкә шикләнебрәк караучылар булды. Янәсе, анда туристларны җәлеп иттерә алмабыздыр, дип. Хәзер исә җәен генә түгел, кышын да алар үзебезгә атлыгып тора икән, уйларыбыз төптән ялгыш булган, димәк. Туристлык агентлыклары җитәкчеләре әйтүенчә, соңгы елларда безгә Россия төбәкләреннән генә түгел, хәтта Франция, Кытайдан да киләләр икән. Дөрес, болары Яңа ел каникулы чорында түгел, ә җылырак вакытта. Кайчан булса да ярый. Килсеннәр генә.

Валентина Семенова


Фикер өстәү