Ни өчен банктан акча урлаган Луиза өчен 43 миллион сум акча җыялар

Банктан 20 млн сум урлаган Луиза Хәйруллинага дигән булып, мошенниклар адвокат ялларга акча җыя башлаган, дип хәбәр итә ММЧлар. 

“Иптәш кызыма ярдәм итегез әле. Аңа 10 ел төрмә яный. Адвокатка зур сумманы табу авыр. Луизаның әтисенә бик авыр. Мин аның дусты Мария. Луиза СИЗОда булганда, аның социаль челтәрендә мин утырам” дигән хәбәр таралган.

Экспертлар бу төрле акча җыюны мошенниклык дип атый.


Фикер өстәү