Ни сәбәпле сөт продукциясенә бәя артырга мөмкин?

Ноябрь аенда сөт продукциясенә бәяләр артырга мөмкин. Электрон ветеринария сертификациясе (ЭВС) башлану белән бәйле рәвештә 10% ка артырга мөмкин, дип хәбәр итә «Известия» Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасының АПКны үстерү комитетына сылтама белән.

Шулай ук агымдагы елның җәеннән башлап сөт продуктларын маркировкалау буенча эксперимент бара. Мәскәү Сәүдә-сәнәгать палатасының АПКда эшкуарлыкны үстерү буенча комитеты башлыгы урынбасары Марина Петрова билгеләп үткәнчә, бер үк вакытта товарларны контрольдә тоту буенча ике системаны эшләтеп җибәрү бизнес өчен өстәмә чыгымнар тудырачак, шуңа да бәяләр 10-12% ка артырга мөмкин.

Аның фикеренчә, хәзерге вакытта тармак ике системаны да кулланылышка кертергә әзер түгел.

Россельхознадзорда, үз чиратында, сөт продукциясе өчен ЭВС җибәрүне күчерү күздә тотылмый һәм 1 ноябрьгә билгеләнгән, дип билгеләп үтәләр.


Фикер өстәү